«Сәләт» in box кире кайтырга

«Сэлэт» in box

Дуслар, иртәгә Таһир Насыйбуллин җитәкчелегендәге «Made in box» креатив студиясе безгә «Сәләт» берләшмәсе хакындагы, тагын да төгәлрәк булсак, «Сәләт» КВН Лигасы турындагы ролигын тәкъдим итәчәк. Төшерү форматының аналоглары бүтән юк: роликлар модуль тартмалары эчендә эшләнә. Алар һәммәсе дә кул астындагы предметлар белән кирәкле мохиткә әйләндерелә (өй, спорт мәйданчыгы яки «Сәләт» йорты). Төп шарт – болар барысы да кулдан эшләнгән. Яңа роликтагы сәгать, урындыклар, өстәл – кайнар эчемлекләр куела торган җайланмадан, стеллаж, пианино – пенопласттан эшләнгән.
Инде иртәгә, КВН турындагы роликны тәкъдим иткәннән соң, «Made in box» командасы «Сәмрух» премиясе өчен әзерләнүче роликны дә төгәлләргә алыначак. Яшь иҗатчылар өчен бу бик зур проект, биредә 5 катыргы модуль кулланыла. Роликның эчтәлеге төп герой премиянең һәр номинациясен үз өстендә сынап карауга барып тоташа. Бу – бик катлаулы хезмәт. Мисалга, беренче ролик 760 фотодан эшләнгән иде. Ә «Сәмрух» өчен 2000-нән артык фото кирәк булачак, ә видеоның озынлыгы нибары 2-2,5 минут. Әзерләнү генә дә 2 атна вакытны алды инде, төшерүгә дә нәкъ шуның хәтле кирәк булыр дип фаразлана. Сезгә ошар дип өметләнеп калабыз!