«Сәләт-Иске Казан 2017» кире кайтырга

«Сәләт-Иске Казан 2017»

15-20-нче август аралыгында Биектау районы Иске Казан музей-тыюлыгында «Сәләт-Иске Казан» профильле сменасы узачак.

«Сәләт-Иске Казан» – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр, киләчәк һөнәр сайлыйлар. Алан кысаларында балалар төрле һөнәрләр белән танышып, аны практик яктан башкарып карыйлар. Уку-укыту программасына төрле профильле осталар чакырыла, аларга укучылар барлык кызыксындырган сорауларын бирә, бергәләшеп «Hаnd made» уникаль әйберләре ясый алалар.

Смена барышында катнашучылар татар мәдәнияте, традицияләре, тарихы белән танышачак, үз практикаларында һәр тарихи чорның үзенчәлеген татып караячак. Төп чараларның берсе булып Камай авылы янында урнашкан «Иске Казан» музей-тыюлыгына экскурсия тора.

Дустым, син дә безгә кушыл! Катнашу өчен гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.