Сәләттән яңа проект: Бу-Хакатон кире кайтырга

Сэлэт запускает новый проект: Бу-Хакатон

Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Р.Г. Бохараев исемдәге Республикакүләм IT-хакатон – Бу-Хакатон уздыру турында игълан итә.

Узган ел Сәләттә Р.Г.Бохараев истəлегенə багышланган «Бохараев укулары» фəнни-гамəли семинары узган иде инде. Быел яңа формат барлыкка китерү идеясе туды.

Бу-Хакатон ярышында санак программалары эшлəүчелəр, шулай ук, дизайнерлар, маркетологлар, продюсерлар, менеджерлар һəм башка белгечлəр белəн берлектə, когнитив технологиялəр, өстəмə һəм виртуаль чынбарлык технологиялəре, мобиль эшлəнмəлəр, мультимедиа һ.б. мөмкинлеклəр кулланып, белем бирү сегментындагы продуктларның прототипларын эшлилəр.

Бу-Хакатонның максатлары:

- Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында программалаштыру һәм мәгълүмати технологияләрне популярлаштыру.

- IT-белем бирүне гамәлгә кертү, балалар һәм яшьләрнең цифрлы технологияләргә карата кызыксынуларын стимуллаштыру, моның өчен традицион булмаган формалар һәм алымнар (конкурслар, уеннар һ.б.) куллану.

- Мәктәп укучыларына математика-информатика юнәлешендә үз сәләтләрен һәм фәнни потенциалларын ачуда һәм гамәлгә ашыруда методик ярдәм күрсәтү.

- Информатика һәм исәпләү техникасы, ихтимал автоматлар теориясе, кибернетика, ясалма интеллект үсешенә; кибермохиттә татар теленә ярдәм итү системаларын һәм технологияләрен эшләүгә һәм бу мәгълүматны яшьләр арасында таратуга зур өлеш керткән, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтына нигез салучыларның берсе булган зур галим, күпкырлы шәхес һәм Остаз турында якты истәлекләрне саклау. 

Бу-Хакатон мәктәп укучылары һәм студентлар арасында татар телен популярлаштыру һәм үстерү өчен проектлар базасын булдыру һәм IT-продуктларны гамәлгә ашыру өчен үткәрелә.         

Бу-Хакатонда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениелəренең 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук Россия Федерациясе төбəклəре һəм чит иллəрдəн югары уку йортларында һəм көллиятлəрдə 1-4 курсларда укучы студентлар катнаша ала. Бу-Хакатонда составына кимендә - ике, күп дигәндә дүрт укучы керә ала торган командалар катнаша. Командалар 14-17 һәм 18-22 яшьләрдәге төркемнәр арасында тутырылган гариза һәм катнашучыларның яше нигезендә формалаша.

Бу-Хакатонда катнашу өчен 2020-нче елның 27-нче маеннан 2020-нче елның 10-нчы сентябренә кадәр selet.biz сайтында теркәлү узарга кирәк.             

Бу-Хакатон үзе 2020-нче елның 26-нчы сентябрендә Сәләт Йортында узачак.

Бу-Хакатон кысаларында башкарылган биремнәрне эксперт жюрие бәяли, аның составына Казан федераль университеты һәм Гамәли семиотика институты белгечләре керә. Конкурста бәяләү критерийлары нигезендә иң күп балл җыйган командалар, шулай ук аерым затлар (номинантлар) җиңүче дип таныла. Бу-Хакатонның барлык катнашучыларына сертификатлар тапшырыла. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнә.

Оештыру комитетының адресы: Сәләт йорты, Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт. Электрон почта: xat@selet.biz. Белешмә өчен телефон: +7 834 292 16 00.

НИГЕЗЛӘМӘ