«Сәләт-Марафон» - Аксубайда, Норлатта кире кайтырга

«Сәләт-Марафон» в Нурлате и в Аксубаево

«Сәләт-Марафон» проекты үз эшчәнлеген дәвам итә: 13 нче декабрь көнне Марафончылар Норлат һәм Аксубай районнарына юл тоттылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект эшчәнлеге барышында, без инде республикабызның шактый районнарында булып кайтырга өлгердек. Балык Бистәсе, Арча, Буа – шулар исәбендә.

Норлат һәм Аксубайга булган сәяхәт турында безгә «Сәләт-Марафон»ның активисты Алия Әхмәтова сөйләп узды. «Һәр ике районда да безне бик әйбәт, көтеп алып каршыладылар. Һава торышы елак булуга да карамастан, иртән иртүк юлга чыктык. Балаларның күтәренке кәефләре безгә дә күчте: алар игътибар белән тыңладылар, сорау артыннан сорау бирделәр, аеруча «Сәләт-Биләр» форумы белән кызыксындылар», - дип, күңелле мизгелләре белән бүлеште Алия.

Әлеге проект нигезендә Марафончылар республикабызның төрле районнары укучыларын, укытучыларын «Сәләт» белән, биредәге мөхит, башкарылып килүче проектлар хакында таныштырырга тиешләр. «Аксубай белән Норлатка без 4 кенә кеше барсак та, «Фәнсар» Академиясе, «Дебатлар Республикасы» хакында да сөйләп өлгердек, һәрбер алан белән таныштырып чыктык. «Сәләт» тарихына да тукталдык», дип белдерде Алия.

«Сәләт-Марафон» - шәп проект! Иң мөһиме, ул бик кирәкле. Миңа калса, «Сәләт» турында белеп-бетермәүчеләр өчен ул бик файдалы. Җыелган балаларның кызыксынуын, күзләре янып торуын күрү миңа дәрт бирде, берсе артыннан берсе яуган сорауларына җавап биреп торасы бик күңелле икән», - дип көлеп сөйләде Алия.

«Сәләт-Марафон» киләчәктәдә үз эшен дәвам итәчәк. Яңалыклар артыннан сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдән күзәтеп бара аласыз.