“Сәләт-Марафон” проекты Балык Бистәсе һәм Питрәчтә кире кайтырга

“Сәләт-Марафон” в Рыбной Слободе и Пестрецах

“Сәләт-Марафон” үз эшчәнлеген дәвам итә: 31 нче октябрь көнне сәләтлеләр Балык Бистәсе һәм Питрәч якларына юл тоттылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект кысаларында ике атна элек кенә марафончылар Арча һәм Кукмарада кунак булганнар иде.

“Сәләт-Марафон” проекты Татарстанның барлык районнарын “Сәләт” дөньясы белән тагын да тыгызрак таныштыруга юнәлдерелгән. Марафончылар төрле мәктәпләр, гимназияләр, уку йортлары буенча йөреп, укучы балаларга “Сәләт” иле турында сөйләргә тиешләр. Бу чараларда һәр теләгән кеше “Сәләт”кә кагылышлы булган соравына җавап таба ала.

Питрәч белән Балык Бистәсе Казаннан әллә ни ерак түгел. Шулай булгач, юлга озак вакыт китмәде. Һәр ике районда да безне ачык йөз белән каршы алдылар.

Балалар тарафыннан  күбрәк җәйге аланнар, “Сәләт-Биләр” форумына ничек эләгергә кебек сораулар бирелде. Әйтергә кирәк, әлеге район укучылары “Сәләт” турында үзләре дә шактый белә икән. Тик шулай да аларның күзлләрендә кызыксыну уты сүрелмәде.

Без исә үз чиратыбызда чакырган өчен, чыгыш ясар өчен мәйдан биргән  өчен  һәр  район   администрациясенә  зур  рәхмәтебезне   белдерәбез!