«Сәләт-Олимп» сине көтә! кире кайтырга

«Сәләт-Олимп» – то, что нужно олимпиадникам, выпускникам 9 и 11 классов

Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырган «Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе үз эшен дәвам итә.

«Сәләт-Олимп»ның чираттагы  сменасы 23-27-нче февральдә, бәйрәм көннәрендә узачак!

Үткәрелү урыны үзгәрми: Алексеевск районы, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге.



Сменада укытылачак дәресләр:
- математика (олимпиадага әзерләнү)
- математика (ОГЭ)
- математика (ЕГЭ)
- җәмгыять белеме (ЕГЭ)
- тарих (ЕГЭ)

Теркәлү 23-нче февраль көнне иртәнге сәгать 8-дә Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт адресы буенча үтәчәк.

Барлык сораулар буенча проектның  җитәкчесе Надир Курамшинга мөрәҗәгать итә аласыз. (тел.: +7 (962) 554-30-00,  в контактедагы бите: https://vk.com/nadirkuramshin)

Гариза 16-нчы февральгә кадәр кабул ителә!

Сменада күрешкәнгә кадәр!

Гариза тутыру өчен сылтама