«Сәләт-Рухият» аланы: иҗат, моң, көч, дәрт кире кайтырга

«Сәләт-Рухият»: творчество, мон, сила, энергия
Төп юнәлеш: иҗади-интеллектуаль алан.
Үткәрелү вакыты: 1-16-нчы июль.
Үткәрелү урыны: Яр Чаллы шәһәре.
Катнашучылар: 7-11 сыйныф укучылары.

Иҗат һәм театр юнәлешендә эшли торган «Рухият» аланы мәдәният-сәнгать өлкәсенә беренче адымнарын ясаучы сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә. Бу проектның максаты – шул балаларга профессионональ белем нигезләрен бирү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, үсеш юлларын күрсәтү, үз-үзләренә ышанычларын арттыру.

«Сәләт-Рухият» аланы үз эченә 5 төрле юнәлешне ала: театр, сәнгать (рәсем ясау осталыгы), вокал, бию (хореография) һәм мантыйк (логика).

«Сәләт-Рухият» аланының бурычлары:

- балаларның иҗади мөмкинлекләрен һәм белемнәрен арттыру;

- яңа татар драматургиясе һәм татар театры булдыру, яңача бәяли, аңлый һәм кабул итә торган тамашачы тәрбияләү;

- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм куәтләү, яңача фикерли торган буын тәрбияләү.

«Рухият» аланы беренче тапкыр 2000-нче елда Әлмәт шәһәре янындагы «Каенкай» лагере базасында оештырыла һәм 60 мәктәп укучысына иҗади этәргеч бирә. 2011-нче елда ТР һәм РФнең төрле төбәкләреннән 70 сәләтле баланы туплап, Ф.Бикчәнтәев җитәкчелегендәге театр мәктәбе үз эшен башлый. 2013-нче елда проект Әтнә районындагы «Чулпан» лагере базасына күчә. 2014-нче елда инде «Сәләт-Рухият» аланында 140 ка якын укучы ял итә һәм белем ала.