«Сәләт-Рухият» кышкы сменага чакыра! кире кайтырга

«Сэлэт-Рухият» приглашает на зимнюю смену!

Кыскача мәгълүмат:

Үткәрелү вакыты: 2-6 декабрь, 2020 ел

Үткәрелү урыны: «Йолдызлы» БСҮ, Лаеш районы, Троицкий бистәсе

Килүче балалар саны: 220

Катнашучылар: 6-11 сыйныф укучылары

Юллама бәясе: 5000 сум

Сменада булачак дәресләр:

-         Хореография

-         Театр

-         Музыка

-         Рәсем

-         КВН

-         SMM нигезләре

 

«Сәләт-Рухият» аланы быел 21 нче тапкыр уздырылды.

Көчле рухлы, бай тарихлы, тәҗрибәле, бик күп артистларны үстереп чыгарган, дистәләгән сәлкешләргә яраткан һөнәренә юл күрсәткән, шулай ук яңа сулыш белән бара торган традицияләрне кулдан ычкындырмаган могҗизалы урын ул «Рухият». Үз юлын Әлмәттә башлады, Әтнәдә, Чаллыда уздырылды, быел исә – Лаеш районында, ә киләсе елга Кама Тамагында төзелгән яңа база – «Аргамак» та үткәреләчәк.

«Рухият» – иҗади мохит. Җәйге каникул вакытында бу матур дөньяга Татарстанның төрле якларыннан сәләтле балалар җыела. Алар биергә, җырларга, рәсем ясарга, сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотарга өйрәнәләр, мантыйк көчен арттыру өстендә эшлиләр. Балаларга бу белемнәрне чын профессионаллар бирә: безнең укытучыларыбыз үз юнәлешләре буенча бик күп еллар дәверендә җыйган тәҗрибәсен аларга тапшыра, смена беткәннән соң да балалар белән аралашуны туктатмый.

2020 нче ел күпләр өчен бик аңлашылмаслык ел булса да, «Сәләт-Рухият» аланы өчен бу бик уңышлы ел булып чыкты. SELET BILER FORUM-да булган ярышларда җиңүләр яуладык, концертларда катнаштык, аланыбызның юнәлешен бар яктан да үстердек. Ләкин әле моның белән генә бетми!

Һәм сезгә тагын бер кечкенә серне ачасы килә. Сүзне смена директоры Айсылу апа Нуретдиновага бирик әле:

– 16 көн генә җитмәгәнгә күрәме, анысын төгәл әйтә алмыйм, ләкин без «Рухият»не кыш көне дәвам итәргә булдык. 5 көн эчендә без иҗат дөньясына бар күңелебез белән чумарга әзер. Һәм бу сәяхәткә сезне дә үзебез белән аласыбыз килә! Әгәр син иҗатсыз яши алмыйсың икән, җыр-бию, моңга, театрга, рәсем сәнгатенә гашыйк икәнсең – безнең гаиләбезгә рәхим ит. Дәресләрдән кала бик күп төрле остахәнәләр эшләячәк:

-         Визуал

-         Тик-ток

-         Ораторлык осталыгы

-         Телефонга шәп итеп фото төшерү серләре

-         Вокал

-         Стэнд-ап

-         Хореография серләре

Яшь татар артистлары һәм профессионаллары 5 көн дәвамында үзләренең белемнәрен алдынгы сәлкешләр белән уртаклашачак.

Сәләт атмосферасына яңадан кайтып, Яңа елга яхшы кәеф белән керү, шулай ук бик күп танышулар, файдалы белемнәр, кабатланмас укытучылар белән аралашу мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма!

Барлык кирәкле мәгълүматны безнең Инстаграм, «ВКонтакте» челтәрләрендә табарга мөмкин: @selet.official @selet.ruhiyat.