Сәләт йорты Урта гасырлар зәвыгына күмелде ← кире кайтырга

23-нче декабрь көнне, Сәләт йортында Яңа ел бал-маскарады узды. Чарада барлыгы 22 пар катнашты. Без Урта гасырлар зәвыгына, нәзәкатьле туташлар, баһадир егетләргә карап соклана алсын өчен алар ай дәвамында әзерләнгәннәр.
Бал «Сәламләү биюе» белән башланып китте. Кичә, гомумән, биюләргә бай булды: бранль, менуэт, контрданс, вальслар һәм экосез.
Кичәнең сюжет линиясе дә бар иде: татар һәм русларны берләштерүче дәүләт көн күреп ята икән. Илнең җитәкчесе – король – авырудан вафат була. Шуннан дәүләт икегә бүленә, һәр ике як белән дә корольнең уллары хакимлек итә. Шушы чаралар аркасында яшь гашыйк бер пар аерылырга мәҗбүр була. Чөнки кыз – татар, егет – рус. Тик әкиятнең ахыры матур тәмамланды: халык фетнәсеннән соң абый белән эне ике халыкны татулаштыра ала, әтиләре хакимлек итә белгән бит. Ике якның да традицияләрен, мәдәниятен хөрмәт итәргә кирәк.
Балның тантаналы өлеше галоп полькасы белән тәмамланды.
Диләрә Шакирова һәм Азамат Гимазов балда беренче тапкыр катнашалар. Алар ял иткән «Сәләт-Санак» сменасында мондый чаралар һәрдаим үткәрелеп торган икән.
«Тылсым һәм әкият мохите күңелләрне яулады. Бал белән берлектә элеккеге чорларга кайткандай буласың, гүя югары даирә аристократлары белән бергә йөрисең...» – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Диләрә.
«Бал-маскарад миңа бик ошады. Үземнең барлык борчу-мәшәкатьләремне онытып әкият дөньясына чумдым. Кире чынбарлыкка кайтасы да килмәде хәтта», – ди Азамат.
Сәләт йорты үзенең матурлыгы белән бәйрәм рухы тудырды: бизәлгән чыршы, яңа ел бизәкләре, бәйрәм өстәле... Мондый чаралар ярдәмендә балалар Урта гасырлар тарихын да белеп үсә. Афәрин!
Эльвина Гирфанова, Сәләт медиа-мәктәбе укучысы