Сәләт алдынгылары берләшмәбезнең клублары хакында кире кайтырга

Лидеры Сәләт о клубах сообщества

Әле күптән түгел генә Сәләтнең яңа президенты билгеләнгән иде. Ә хәзер инде ул – Игорь Смирнов – беренче эш киңәшмәсендә Сәләт клубы әгъзалары белән аралашты. Биредә клубны яңа җитәкче белән клубны нинди үзгәрешләр көтә, яңа уку елына булган планнар һәм башка яңалыклар белән дә Игорь үзе таныштырды.

-         Игорь, Сәләтнең кайсы клубларының кураторлары киңәшмәдә катнашты?

-         Бөтен кураторлар да бар иде, әлбәттә:  «Сәләт-Әлмәт», «Буа», «Бөгелмә», «Самара», «Туймазы», «Казан», «Байлар Сабасы,  «Актаныш, «Биектау, «Яр Чаллы», «Яшел Үзән, «Аксубай», «Балык бистәсе», «Азнакай», «Зәй».

-         Якын киләчәктә тагын нинди клублар пәйда булачак?

-         Байлар Сабасында, Яшел Үзәндә, Аксубайда әле күптән түгел генә яңа клублар үз эшчәнлекләрен башладылар.  Казанның 12-нче гимназиясендә дә клуб ачтык.

-         Клуб әгъзаларын нинди сораулар кызыксындырды?

-         Сәләт клубы активисты нинди булырга тиеш – бу сорау иң еш яңгыраганы. Шулай ук без клубның максат һәм бурычларын үзләштерергә дә өлгердек.

-         Клубларның эш планнары белән дә таныштырып үт әле.

-         Яңа елга кадәр ачык ишекләр көнен үткәрергә телибез. Аларда үзебез дә актив катнашачакбыз. Шулай ук барлык клубларның катнашучыларын да «Мирах» интеллектуаль лигасы, «Безнең фикер!» татар телендәге парламент дебатлары лигасының зур чараларына да чакырасыбыз килә.

-         Сәләтлеләргә теләкләрең?

-         Иң мөһиме – уртак эш һәм һәрвакыт элемтәдә булу. Миңа калса, клублар арасындагы аралашу Сәләт дөньясын тагын да зурайтырга, киңәйтергә ярдәм итәр.

Шулай ук киңәшмә барышында клуб әгъзалары Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән дә аралаша алдылар. Ул яшьләрне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. « Сәләт клублары ике канатлы кош кебек. Бер канаты мәктәп. Икенче канаты - Сәләт.Уку йортларында оешкан Сәләт клублары бер яктан алар Сәләт дөньясын берләштерүче зур Сәләт клубының  бер өлеше.

Икенче яктан - урындагы һәр Сәләт клубы үзегез укыган мәктәпнең, уку йортының аерылмас бер кисәге, бер актив үзәге дә. Конкрет киңәшләрем дә шуңа бәйле».

Сәләт клублары катнашучыларына Әдип Әлмирдән 3 киңәш:

1. Сәләт клубы әгъзалары Сәләт принципалары белән яхшы таныш булырга һәм шул принципларга таянып хәрәкәт итәргә тиеш.

Татар телен белү, татар телендә сөйләшү - бу Сәләт клубы әгъзасы булу өчен төп шарт.

2. Сәләт клубына әгъзаларны ныклап сайлап алырга кирәк.

Сәләт  балаларның  интеллект-иҗат сәләтләрен үстерү мохите, фән-белемгә тартылучы балаларга ярдәм итү мохите.  Шуңа да Сәләт клубында укуда алдынгылар, белемгә, фәнгә тартылучылар, иҗатчылар булырга тиеш. Сәләт клубы сан артыннан кумый, иң мөһиме - сыйфат!

3. Сәләт клубының барлыгы, бар икәнлеге, кайнап торган активлыктан түгел, эш нәтиҗәләреннән күренсен.

Әйтик, сезнең тырышлыгыгыз белән мәктәбегездә татар теленә мәхәббәт артсын, татар телле мохитнең ныгуы сизелсен, мәктәбегезнең районыгызда, шәһәрегездә дәрәҗәсе артсын, олимпиадаларда җиңүчеләр саны артсын, төрле предметлардан БДИ күрсәткечләре үссен.

Менә шундый клуб ул чын Сәләт клубы була инде.