«Сәләт»нең 20 еллыгына багышланган пресс-конференция үтте кире кайтырга

«Сәләт» – ровесник всей молодежной политики Республики Татарстан

Бүген, ягъни 4 нче декабрь көнне, Татарстан Республикасының гаммәви коммуникацияләр оешмасы «Татмедиа»ның конференц-залында «Сәләт»нең 20 еллык юбилена багышланган пресс-конференция булып узды. Биредә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова катнаштылар.

Беренче булып сүз Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Александр улы Леоновка бирелде. Ул үз вазифасына керешүгә, беренче эш итеп «Сәләт» йортында кунакка килүен яшермәде. «Сәләт»нең 20 ел эчендә ирешкән уңышлары әйтеп-бетергез. Ул бүгенге көндә республикабыз яшьләре белән эшләүче төп көчләрнең берсе булып тора. Киләчәктә без аңа зур өметләр баглыйбыз», - дип белдерде ул.

Җәүдәт һәм Тимур Сөләймановлар «Сәләт»нең оешуы, үсүе һәм бүген тоткан урыны хакында сөйләп үттеләр. «Сәләт»нең барлыкка килгән чордан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсешен күз алдына китерү өчен, гади саннарга игътибар бирү җитә. Мисалга, 1994 нче елда беренче алан «Раушан»да 60 бала ял иткән булса, 2014тә «Сәләт»нең барлык проектларында гомуми катнашучылар саны 25 меңгә җитте. «2015 нче елның җәендә аланнар саны 30 га тиң булачак», - дип горурланып сөйләде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

«Сәләт» клубының президенты Айгөл Габдрахманова үз чиратында юбилей хөрмәтенә үтеәреләчәк барлык чаралар белән таныштырып үтте. «Юбилейны без 4 көн дәвамында бәйрәм итәчәкбез. 6 декабрьгә «Сәләт» гаиләләре һәм балалары катнашындагы спорт-эстафета планлаштырылган. 7 декабрь – 15 командадан торган интелектуаль турнир көтелә. 8е «Сәләт-Лекторий» проекты кысаларындагы «Кичә. Бүген. Иртәгә» дип исемләнгән ток-шоу уздырачакбыз. 9 нчы декабрь исә төп чара – Пирамида концертлар залында булачак зур юбилей тамашасы! Әлеге чараларга барыгызны да чакырабыз, көтеп калабыз!» - дип сүзен тәмамлады ул.

Шунысын да искәртеп узыйк, Пирамида да узачак юбилей концертына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килүе дә көтелә. Әлеге бәйрәм кичәсендә 1000 гә якын «Сәләт» активистлары да катнашачак. 9 декабрь, 18:30, Пирамида концертлар залы. Көтәбез сине, дустым!