«SF School» XX ачык Рәсәй анимацион кино фестивалендә катнашачак кире кайтырга

«SF School» – на XX российском фестивале анимационного кино!

Бүген, ягъни 18 нче март көнне,«Сәләт» берләшмәсенең «SF School» цифрлы сәнгать мәктәбе командасы XX ачык Рәсәй анимацион кино фестивалендә катнашу өчен Суздаль шәһәренә юл тотачак.

XX ачык анимацион кино фестивале – Рәсәйнең анимация өлкәсендә эшләүче иң зур бәйгеләрнең берсе. Ел саен фестивальгә 40 илдән 1500 дән артык режиссерлар, рәссамнар, тавыш операторлары һәм сценаристлар җыела. Шулай ук биредә анимация сәнгате белән кызыксынучыларны, ирекле рәссамнарны, студент-аниматорларны да күрергә була.

Программа фестивале буенча, 20 нче март көнне питчинг – эшләрне тәкъдим итү, яклау – оештырыла. Бәйгенең «предпродакшн» стадиясендәге финалистларына жюри әгъзалары һәм киң аудитория алдында үзләренең хезмәтләре хакында тәфсилләп сөйләү мөмкинчелеге бирелә. Безнең «SF School» «Книга мира»проекты белән чыгыш ясаячак.

«Книга мира» анимацион фильмының нигезендә илебезнең төрле халыкларының яшәү һәм мәдәнияты тарихы ята», - дип аңлатып киттеләр «SF School» цифрлы сәнгать мәктәбе егетләре. «Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән, вакыйгалар XIII гасырда, Болгар шәһәрендә бара».

Фестивальдә «SF School» цифрлы сәнгать мәктәбе командасын түбәндәгеләр тәкъдим итәчәк:

-         Проект авторы – Артур Нәбиуллин;

-         Сценарист – Алексей Сорокин;

-         Аниматор – Денис Садыков;

-         Башкарма продюсер – Альберт Шакиров.

Без, үз чиратыбызда, аларга уңышлар телибез! Яңалыклар артыннан сез биредә - http://suzdalfest.ru/ - күзәтеп бара аласыз.