«Sanak-lab» лабораториясенә языл! ← кире кайтырга

Киләчәктә яшь һәм перспективалы программист булу теләге белән янасыңмы? Төрле программалар ярдәмендә кызыклы биремнәр чишәсең, компьютерның эчке төзелешен беләсең, күләмле 3d-модельләр ясыйсың, виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкта кызыклы кушымталар уйлап табасың киләме?
Алайса «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясендә белем алырга ашык! Биредә син IT-технологияләр өлкәсендә уникаль дәресләр тыңлый алачаксың!
«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе – ул Сәләт йортында (Островский ур., 23) мәктәп укучылары өчен IT-юнәлешләр буенча ел әйләнәсе дәвам итүче кызыклы дәресләр ул. Лабораториянең уку-укыту программасы үз эченә олимпиадалы программалаштыру, компьютер лингвистикасын, сөйләм технологияләрен өйрәнү, web-эшләнмәләр ясау, робототехника, мобиль кушымталар, компьютер уеннары уйлап табу, 3d-модельләтерүне ала.
Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара.
Яшь категориясе: 12-18 яшь (төркемнәр белем һәм яшь дәрәҗәсе буенча формалаштырыла).
Төркемдәге укучылар саны: mах 10.
Лаборатория үз эшчәнлеген 2017-2018-нче уку елының сентябрь-май айлары аралыгында алып бара. Шулай ук катнашучыларны 2 сессия дә көтә.
Дустым, дәресләргә язылырга ашык!
Сентябрь урталарыннан башлыйбыз! Яңалыклар артыннан күзәтеп бар!