«Дәрман» белән бергә өйдә утыр! кире кайтырга

Сидим дома вместе в «Дэрман»!

Сәләт Клубы проектларында өйдә утырган килеш тә катнашып була. Без сезнең өчен онлайн чаралар әзерлибез!

Безнең проектларда катнашу өчен, selet.biz сайтында «ДӘРМАН ПРОЕКТЛАРЫ» төймәсенә басып гариза тутырырга кирәк. Гаризалар 5-нче апрельгә кадәр кабул ителә.

Нинди проектларда катнашып була:

«Атлант» өстәл уеннары клубы.

Онлайн мәйданчыкларда го, шахмат, шашка уйнарга чакырабыз. Тулырак мәгълүматны @atlant__club аккаунтында табарга мөмкин булачак. Анда сезнең өчен кызыклы интерактивлар да әзерләнә.

«Мирах» интеллектуаль клубы.

«Мирах» сезнең өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм Quiz буенча уеннар үткәрәчәк. Трансляция Zoom платформасында узачак. Шулай ук «Kahoot» платформасында да уеннар оештыралачак.

«Безнең фикер» татар телендәге дискуссия клубы.

Онлайн рәвештә ораторлык осталыгы серләренә өйрәнү, сөйләү сәләтен үстерү буенча дәресләрдә катнашу, белгечләр белән элемтә - «Безнең фикер» проекты әнә шундый мөмкинлекләр тәкъдим итә.

Якшәмбегә кадәр гаризаңны көтәбез! Өйдә утыруны да файдалы һәм кызыклы итик!