«Сәләт» Прага мәктәбе катнашучыларының тормышыннан 6-нчы көн кире кайтырга

Шестой день из жизни участников Пражской школы «Сәләт»
Иртә. «Сәләт» Прага мәктәбе катнашучылары өчен ул гадәттәгедән иртәрәк башланды. Чөнки бүген аларны Прагага көне буена сузылган сәяхәт көтә иде. Рюкзакта ниләр генә юк: гаджетлар, күзлек, фотоаппарат һәм, әлбәттә, handbook. Яңа ачышларга һәм җәяү йөрүләргә әйбәтләп әзерләнгәннәр иде!


Тик дәресләр хакында онытырга ярамый. Иртәнге сессиядә бер-беренә ышанырга өйрәттеләр. Тренинг түбәндәгечә үтте: күзеңне йомасың, ә тирә-юньдә ориентир табар өчен янәшәңдәгеләр ярдәм итә. Анна Фельдманның мондый күңелле чарасы катнашучыларның кәефен күтәрергә ярдәм итте.


Прагага сәяхәт. Чехиядә яшәүчеләр тормышны бик яраталар, кадерен дә беләләр: урамнары матур, чистартылган гүзәл бакчалар. Сазавада беркем беркая ашыкмый – һәрбер кеше урамда тик саф һава сулар йөри диярсең. Шулай ук биредә этләргә зур хөрмәт белән карыйлар. 


Study-visits. Startup Yard бизнес-инкубаторына нигез салучылар һәм Чехиянең югары экономика мәктәбенең шәхси эшмәкәрләре белән очрашулар булып узды. «Сәләт» Прага мәктәбе катнашучылары үзләренең проектларын көнбатыш белгечләренә тәкъдим иттеләр. 


Prague. Прага турында бертуктамый сөйләргә мөмкин. Ул Үзәк Европаның иң зур шәһәрләренең берсе, Богемиянең күпгасырлы башкаласы. Йөзләгән күперләр, патша сарайлары, алтын йөгертелгән манаралар сан ягыннан бик күп. Аларның күбесе Икенче бөтендөнья сугышы вакытында да исән-имин сакланганнар. Тик шул ук вакытта Прага заманадан да артта калмаган.
Прага, гомумән алганда, 10 административ төбәккә бүленә. Иң кызыклы өлеше – «Прага-1» һәм «Прага-2» дип аталучысы шәһәр үзәгендә урнашкан. Пражский Град, Градчаны, Мала Страна, Старе Место кебек истәлекле урыннар бар. Шәһәр белән танышуга 5 сәгать вакыт бирелгән иде. Тик «Сәләт» Прага мәктәбе катнашучыларына бу әз булып тоелды. 


Сазавага сәяхәт. Сазава катнашучыларны салкын төнге һава һәм тынлык белән каршы алды. «Сәләт»леләр әйтүенчә, 5 көн эчендә, чыннан да , Сазава күңелгә якын шәһәргә әйләнеп беткән икән.