Сөләйман: «Шагыйрь ул – канатлы кеше» кире кайтырга

Сөләйман: «Поэт – человек с невидимыми крыльями…»

Шушы көннәрдә галим, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең академигы, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләймановның Татарстан китап нәшриятында ике томлык сайланма әсәрләренең 1-нче томы дөнья күрде. «Сәләт» яшьләр хәрәкәтенә нигез салып, республикабызның меңләгән яшьләренә туры юл күрсәтүче күпкырлы шәхесебез иҗаты хакындагы серләре белән уртаклашты.

- Җәүдәт абый, белүебезчә, сезнең тәхәллүсләрегез бик үзенчәлекле: Әдип Әлмир, Сөләйман, Җәүдәт Сөләйманов...   Нигә алар берничә?

- Чөнки аның өчесе өч мәгънәгә ия, бер тәндәге өч дөнья. Җәүдәт Шәүкәт улы – ул галим, белем бирүче, укытучы. Аның туган елы, үз биографиясе, шәҗәрәсе, тарихы, бу тормышта калдыручы эзе бар. Сөләйман – ул шагыйрь, аерым бер фикерләүче зат. Аның 20-ләп китабы, 3 кантатасы, 1 ораториясе, тулаем алганда, иҗат җимешләре бар. Бар тагын Әдип Әлмир. Ул «Сәләт» кешесе. Үз эченә ике мәгънәне берләштерә: укытучы һәм галәмдәге ир. Моны галәм киңлекләреннән чыккан ир укытучы дип аңларга кирәк. Әдип Әлмир үлми. «Сәләт»тә яши.  Ә «Сәләт» – ЯШИ.

- Беренче шигырегез кайчан һәм ничек язылды? Гомумән, шагыйрьлеккә кереп китү чорын искә алыйк әле.

- Шигырь язып карамаган бала юктыр. Максим Горький әйткән бит: «19 яшенә кадәр шигырь язып карамаган кеше – гарип кешедер» дигән. Аны укучы балага мәктәптә, тел дәресләрендә өй эше итеп тә бирәләр. Үсә төшкәч, беренче тапкыр гашыйк булгач, ул үзе янәдән кулына каләм ала.  Мин дә беренче шигырьләремне нәкъ шулай яздым. Шагыйрь булуны мин очышка тиңлим. Шагыйрь ул – канатлы кеше.

- Әлеге китабыгызда 90-нчы елларда, иҗатыгыз бөреләнгән чакта, язылган шигырьләрегез дә бар. Еллар үтеп аларны яңадан укып карагач алар «йомшаграк» булып тоелмыймы?

- Юк, тагын да әйбәт булып тоелалар.  Ничек шулай яза алганмын дип шаккатам хәтта. (Көлә) Алар мичтә әле генә пешеп чыккан әнинең бәлеше кебек бит. Минем шул чактагы хис-кичерешләремне, авырту-сызлануларым, шатлык-сөенечләремне чагылдыра. Әткәй үлгәч язылган 2 шигырем бар минем. Шуларны кабат укып карасам, шул көннең барлык авырлыгын яңадан тойгандай булам.

- Илһамны нидән аласыз?

- Яшәүдән. Яшәү – бәхет бит ул. Могҗиза! Яшь барган саен инде 40-та, 50-дә тормыштан киткән дус-ишләремне искә алам. Бөтен тирә-юнемнән, якыннарымнан, аралашудан да илһам алам. Менә синең белән сөйләшеп, серләшеп утыру да илһам бирә миңа. (Көлә)

- Яңа иҗат җимешләрегезне хәзерге яшьләр интернет челтәрендә табып укый аламы?

- Кызганычка каршы, юк. Әлегә юк. Үзләре куйсалар – мин каршы түгел.

- 1-нче томнан канәгатьме сез?

- Канәгать. Бик канәгать! Барысыннан да канәгать. Бизәлешеннән, төзелешеннән. Әлеге китапны чыгаруда катнашкан һәр кешегә рәхмәтлемен!

Менә шундый шаян да, ихлас та, төпле фикерле дә безнең Җәүдәт абый! Ә без исә иҗат чишмәгез беркайчан саекмавын, илһамланып яшәвегезне телибез! Иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа үрләр Сезгә!