Сәләтчеләр шаккаттыра кире кайтырга

Сәләтовцы удивляют

SOFT SKILLS BILER FORUM дәвам итә. Гадәттәгечә, сәлкешләр форум вакытында ял итеп кенә калмый, уңышка ирешкән шәхесләр белән очрашып, аларның һөнәри серләре белән таныша, белемнәрен арттыра.

Уку-укыту сессияләре төрле темаларга багышланган. Остаханәдә халыкара этикет һәм беркетмәләр буенча тренер Ирина Федосеева да катнашты. Ул этикет кагыйдәләре белән таныштырды.

Ирина ханым сүзләренә караганда, Россия халкы этикет кагыйдәләренә битараф: «Этикет аксый, аның белән кызыксынмыйлар» – ди ул. Әмма сәлкешләр аны шаккаттырган.

Спикер форумчыларның кызыксынучан һәм белемле булуын билгеләп үтте. «Мин эшмәкәрләргә этикет кагыйдәләрен өйрәтәм, әмма алар аны ниндидер кысаларга кертү, ирекне кысу дип кабул итә, ә Сәләттә этикет кагыйдәләренә караш башка: балалар аның мәдәни феномен булуын аңлый», – дип, форумчыларны югары бәяләде.

Остаханә ике өлештән торды: башта спикер вербаль һәм вербаль булмаган аралашу турында сөйләде. Программаның икенче өлешендә балалар ничек дөрес аралашырга, нинди хаталар җибәрмәскә икәнлеген практикада ныгыт