«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә яңа смена – «Сәләт-Имәнкәй» кире кайтырга

«Сәләт-Имәнкәй»

«Сәләт» җәйге проектларының үсеше баштан ук Татарстан Республикасының Алексеевск районында барды. Берләшмәбез яшәп килү дәверендә, борынгы Биләр каласында без дистәләгән профильле сменалар, фестиваль һәм форумнар үткәрдек. Ә былтыр күпьеллык хыялыбыз тормышка ашты: биредә үз базабызны булдыра алдык. IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы барышында, республикабызның Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәген ачык дип игълан итте. Август аенда Үзәктә яңа смена – «Сәләт-Имәнкәй» уздырылачак.

«Сәләт-Имәнкәй» аланы – ул Алексеевск районының актив балалары, олимпиада җиңүчеләре, спорт һәм иҗат өлкәсендә казанышлар тапкан балалар өчен үткәрелә торган алан. 

Иҗади һәм спорт чараларының күп булуы укыту дәресләре һәм кызыклы мастер-класслары белән берлектә балаларга үзләрен яңа яклардан ачарга җай бирәчәк. 

Алан эшчәнлегендә түбәндәге алдынгы бурычларны хәл итергә булышачак: 

- Балаларның төрле яктан үсүенә шартлар тудыру; 

- Алексеевск районының актив һәм сәләтле балаларын эзләп табу һәм үстерү. 

Гаризалар биредә кабул ителә: http://portfolio-selet.ru/