Бер тел – яңа бер шәхес кире кайтырга

«Сәләт» – это источник вдохновения и залог личностного развития

«Сәләт» ул – «Сәләт»леләр фикере буенча – илһам һәм шәхси үсеш чыганагы. Бу фикернең чынбарлыкка туры килгәнен «Сәләт» телләр мәктәбе җитәкчесе Нариман Димөхәммәтов тә раслый.

  • Нариман, үзең турында сөйләп үт әле.

  • Мин Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем. Казанга бар дөньяны яулап алырга килдем! (Көлә) КДУның Көнчыгыш телләр өйрәнү факультетына укырга кердем. Конфуций институтының кытай теле бүлеген тәмамладым. Кытай телен 5 ел дәвамында өйрәндем, аның бер елын Кытайның үзенә барып укыдым. Бу минем өчен бер дигән практика булды. Барыгызга да киңәш итәм!

  • «Сәләт»тәге эшчәнлегең нидән башланды?

  • Ул вакытта 1-нче курста укый идем. Үземне биредә таптым дисәм дә ялгыш булмас. «Сәләт-Тел», «Сәләт-Бөгелмә» проектларында катнаштым. Тора-бара үземне «Сәләт»тән башка күз алдына да китерә алмый башладым. «Сәләт» Прага мәктәбендә катнашу бәхетенә дә ирештем. Бүгенге көндә исә биредә минем үз проектым – «Сәләт» телләр мәктәбе эшләп килә.

  • Проектның төп идеясе нидән гыйбарәт?

  • «Сәләт» Прага мәктәбендә безгә гел бер сорауга җавап табарга кушалар иде: «Проектыгызның проблемасы нинди? Безнең «Сәләт» телләр мәктәбен тел өйрәнә торган гадәти уку йорты форматында гына булдырасы килмәде. Моның өчен мәктәп, университет бар. «Укытучы һәм укучы» системасыннан да тулысынча читләшергә уйладык. Безнең укытучылар такта янында аңлату белән генә чикләнми, һәр укучыга индивидуаль караш, аерым игътибар бирәләр. Бу семестрда тьюторлар системасына күчәргә уйлыйбыз әле. Биредә һәр укучының үз тьюторы булачак. Әгәр дә укучының уку барышында проблемалары килеп чыкса, тьютор шунда ук миңа хәбәр итә. Мин, үз чиратымда, әлеге укучыга өстәмә дәресләр билгелим.

  • English Club кысаларында укучылар өчен махсус очрашулар да уздырыла бугай.

  • Әйе-әйе. English Club – проектның зур бер тармагы. Ул әле узган семестрда гына эшли башлады. Бирегә без телне бик яхшы белүчеләрне чакырабыз. Шундыйларның берсе – КФУ укытучысы Пол Спитцер укучылар белән аралашты да инде. Әлеге очрашулар гадәти аралашуга корылган, үз фикереңне белдерергә, бүтәннәрнекен тыңларга мөмкин. Бу семестрда очрашулар тагын да җылырак форматта – чәй-кәһвә белән үтәчәк. Чәй-кәһвә – бездән! (Көлә)

  • Нариман, «Сәләт» йортының 17-нче бүлмәсендә күптән түгел генә ремонт эшләре тәмамладыгыз. Тик үзгәрешләр моның белән генә чикләнми бугай әле?

  • Әйе, әкрен-әкрен булса да бүлмәнең стилен үзгәртә башладык. Телләр өйрәнү өчен мөмкин кадәр уңайлыклар булдырасыбыз килә.

  • Үсешнең бер этабы булып мотивацион һәм бәяләү системасы тора. «Сәләт» телләр мәктәбендә әлеге система ничек?

  • Һәр ике атна саен тестлар үткәрәбез. Ул безгә прогресс бармы, юкмы икәнен билгеләргә ярдәм итә. Тик шулай да «2»леләрне куймыйбыз, укучы үзе аңлап укырга тиеш. Һәр икеле саен без дә уйланабыз: материал ничегрәк җиңел кабул ителә, кабат-кабат аңлату кирәкме һ.б.

  • Тагын нинди яңалыклар көтелә?

  • Яңа юнәлеш ачып җибәрдек: «Инглиз теле: БДИ». Бик тиздән инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру мәҗбүри рәвешкә күчкәнгә, мондый юнәлеш актуаль булыр дип саныйм. Хәзерге вакытта укытучылар белән сөйләшүләр алып барам. Шулай ук киләчәктә күчмә мәктәпләр дә ачып җибәрергә уйлыйбыз. Ел әйләнәсе эшләүче «Фәнсар» академик шәһәрчегендә инглиз-татар мәктәбе форматында булыр дип көтелә. Бүтән телләр булмаячак. Төркемдә ике әйдаман: аның берсе татар телендә, икенчесе инглиз телендә генә сөйләшәчәк. Шулай ук чит илләрдә белем алуны да кертәсебез килә. Ел-ел ярымнан соң беренче уңышлар да күренергә тиеш. Мотивацион система белән эш итсәк, иң яхшы укучы чит илгә бушлай барып кайта алыр дип уйлыйм.

  • Укучыларга теләкләрең?

  • Төрекләрдә бер әйтем бар: «Бер тел – яңа бер шәхес». Дуслар, вакыт көтми! Яңа телләр өйрәнергә омтылыгыз! Безнең дус, бердәм гаиләбезгә кушыл! Гаризаңны хәзер үк тутыр һәм «Сәләт»нең дус, тату гаиләсенә кушыл! http://goo.gl/forms/jgKXZlBa5L