«Сәләт-Шәхес 2015» аланы старт алды кире кайтырга

«Сәләт-Шәхес 2015». На старт, внимание, поехали!

Бүген, ягъни 12-нче август көнне, «Звездный» ял итү һәм сәламәтләндерү базасында быелгы соңгы смена – «Сәләт-Шәхес 2015» старт алачак.  

«Сәләт-Шәхес» – элек-электән КВН уйнаучы һәм сөючеләрне берләштерүче алан булып торды. Ә быел исә әлеге аланның уку-укыту һәм күңел ачу программасы ике өлешкә бүленәчәк: беренчесе, әлеге дә баягы КВН булса, икенчесе, психология, лидерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгатенә юнәлдерелгән.

«Сәләт-Шәхес», юмор белән бәйле булгангамы, иң күңелле сменаларның берсе», - дип белдерде «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов. «Яңа уку елы башланыр алдыннан, куркып калмагансыз, лагерьга җыенгансыз. Хәзер инде үзегезне бары әйбәт яктан гына күрсәтеп, яңа белемнәр туплап ял итеп кайтыгыз!» - дип, теләкләрен җиткерде ул.

Әлеге сменадан сәлкешләр, әйдаман абый-апалар һәм әти-әниләр ни көтә? Алар ни сәбәпле «Сәләт-Шәхес» аланын сайлаганнар? Бер-берсенә теләкләре нинди? Бу турыда алар үзләре үк җавап бирә.

Альбина Кадирова, «Сәләт-Шәхес 2015» аланының директоры:

- Мин инде, директор буларак, беренче чиратта балаларның куркынычсызлыгы һәм сәламәтлеге өчен борчылам. Үзем әлеге аланга сәлкеш-әйдаман буларак берничә ел рәттән бардым. Сәлкешләрне исә актив булырга, телефоннарны онытып торырга өндим! Сменага ярты ел алдан әзерләнә башладык, уку-укыту, күңел ачу программалары бик үзенчәлекле һәм күңелле итеп төзелгән, катнашыгыз, дуслашыгыз, ял итегез!

Зөһрә Насибуллина, «Сәләт-Шәхес 2015» аланы  әйдаманы:

- Мин инде күптән әйдаман. Быелдан соң, бәлки, бүтән лагерьләргә йөрмәм дә инде. Шуңа да әлеге сменаны үзем өчен дә, балалар өчен өчен дә онытылмаслык итеп үткәрәсем килә! Сәлкешләр! Сезнең өчен без бик күп күңелле сюпризлар, кызыклы дәресләр әзерләдек. Дуслашыгыз, белемгә омтылыгыз!

Аделина Зиганшина, сәлкеш:

- «Сәләт-Шәхес»кә мин икенче тапкыр барам. Былтыргы смена бик ошаган иде, быел да бармый кала алмадым. Аланнан бары позитивлык, күп дуслар, яңа белемнәр көтәм. Әйдаманнарым белән танышып, дуслашып өлгердем инде!

Сабирова Тәнзилә, дәү әни:

- Бүген бирегә оныгымны китердем. Улым да үз вакытында сәлкеш иде. «Сәләт»тән ул бөтенләй башка кешегә әверелеп кайта иде: татарча гына сөйләшә, әдәпле, итәгатьле, икенче елга да шунда эләгер өчен тырышып укый. Оныгымны да шуңа күрә җибәрергә булдым. КВН белән үзе күптәннән кызыксына иде, яше дә туры килгәнгә,  «Сәләт-Шәхес»не сайладык.  Барлык-барлык сәлкешләргә уңышлар телим! Балаларыбызны бары яхшы якка гына үзгәрткәнең өчен мең рәхмәт сиңа, «Сәләт»!