Сәләтле балалар өчен «Интеллектуаль аукцион» кире кайтырга

«Интеллектуальный аукцион» для одаренных детей

4-нче март көнне, 15:00, Актаныш районының «Яшьлек» милли мәдәният йортында  «Интеллектуаль аукцион» дип аталучы уен-бәйге уздырылачак. Чара Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты һәм «Сәләт-Актаныш» клубы белән берлектә үткәрелә. Билгеле булганча, «Сәләт-Актаныш» клубы үз эшчәнлеген инде 1 ел дәвамында алып бара, әлеге уен да Клубның туган көненә багышланган булачак. Бүгенге көндә Клуб эшчәнлегендә гимназия-интернатның 160 укучысы катнаша.

Интеллектуаль-күңел ачу уенында күрше районнарның да катнашуы көтелә. Шулай ук 8-11-нче сыйныфта укучы барлык теләүче балалар да катнаша ала.

Конкурсның максаты – эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру.

Конкурсның төп бурычлары:

•        хәзерге заман укучысының гомуми һәм коммуникатив культура дәрәҗәсен, социаль активлыгын үстерү һәм җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтү;

•        укучыларга чит телләргә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү;

•        башка мәктәп укучылары арасында дуслык, бердәмлек булдыру;

•        сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.

Бәйге ике этапта үткәрелә.

•       I этап – бәйге, аукционга «алтын» җыю;

•        II этап –аукцион.

Укучыларның интеллектуаль уен барышында тиз фикер йөртүләренә, дөрес җавап-чыгышларына жюри комиссиясе бәя бирә. Экранда күрсәтелгән «алтын»га туры килгән сорауга тиз, дөрес җавап биреү нигезендә һәр команда аукцион өчен «алтын» туплый. Җыелган «алтын»нар аукционда кулланылачак. Тик аукционда туйнатылачак лотларның ни икәнлекләре шулай ук билгесез булачак. Катнашучылар акыллары ярдәмендә ниләргә ирешә алачакларын бик тиздән белербез, дуслар! Кызык булачак, кушылыгыз!