Сәләт клубының ачык ишекләр көне узды! кире кайтырга

Состоялся день открытых дверей Клуба Сэлэт!
19 нчы сентябрь көнне Сәләт Йортында Сәләт клубының ачык ишекләр көне узды.
Әлеге чарада 100дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашты!
Чара кысаларында «Сәләт» берләшмәсе белән танышу максатыннан балалар өчен квест, Kаhoot интелектуаль уены оештырылды һәм активистларны бүләкләү тантанасы да булды. Квест Сәләт Йортында узды һәм тулысынча Сәләт дөньясына багышланган иде. Катнашучылар «Модэ», «Күлтәгин», «Кодрак», «Алмас», «Илкам» командаларына бүленеп ярышты, беренче урынны «Күлтәгин» командасы яулады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Интеллектуаль уенда һәркем үзенең Сәләт турында булган белемнәрен тикшерде, Диләрә Фәттәхова исә җиңүче буларак билгеләнде.
Шуннан соң чараның рәсми өлеше башланып китте. Сәләт клубы президенты Тимерхан Шайхетдинов «Мирах», «Безнең фикер», «Сәләт Викимәктәбе», «Атлант» проектларны һәм аларның эшчәнлекләре, җитәкчеләре белән таныштырды. Тиздән старт алачак Сәләт активы мәктәбе турында да искә төшереп узды. Сөенеч! Баулы, Әлки һәм Казанда ике яңа Сәләт клубы ачылачак! Бу хәбәрне алкышларга күмделәр.
Рәсми тантанада җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Сәләтнең попечительләр советы рәисе Марат Мансур улы Бариев,ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе, Сәләт активисты Алмаз Хәбибуллин, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты.
Марат Бариев бу чараның бик әһәмиятле булуын әйтеп узды: «Ел саен уку елы башында шушындый ачык ишекләр көне уздырабыз. Кызыксынып килгәнегез өчен рәхмәт! Сез яшьләр, сез  - безнең киләчәгебез», - диде ул.
Алмаз Хәбибуллин исә Сәләт клубының барлыкка килгән көннәрен искә төшерде: «1994тә Сәләт барлыкка килсә, 1995тә Сәләт клубы оешты. Сәләт эшчәнлеге нәкъ менә клуб эшеннән башлана, шуңа күрә сезнең дә кушылугызны көтәбез», - дип билгеләп үтте ул.
Айгөл Габдрахманова үзенең дә кайчандыр сәлкеш булып килгәне һәм хәзер дусларының 90 проценты Сәләттән булуы турында әйтеп китте, активистларга Сәләт дәрәҗәләрен тапшырды.
«Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир исә скайп аша элемтәгә керде. Күңелдә тантана, сезне күрүемә бик шатмын, дип сәламләде. «Җәйне бик уңышлы итеп уздырдык, яңа базалар ачылды, «Асылташ» Сәләт мәктәбенең 1Ә сыйныфына беренче укучыларны кабул иттек. Хәзер өр-яңа көч белән яңа сезонга аяк басабыз», - дип сөйләде ул.
Ачык ишекләр көнендә катнашкан барлык укучыларны һәм студентларны Сәләт проектларына кушылырга чакырдылар.