«Әйдаманнар ярышы»нда катнашучыларга киңәшләр кире кайтырга

Советы участникам конкурса вожатского мастерства

«Әйдаманнар ярышы-2019»ның «Премьер-лига»сында җиңү яулап, ел әйдаманы исемен һәм «Сәмрух» ел премиясен алган Гөлназ Гатина быелгы ярышта катнашучыларга үзенең киңәшләрен бирде.

1. Үзеңә ышан. Чөнки әгәр ярышка барасың икән, димәк син чыннан да балаларның яраткан әйдаманы, синең тәҗрибәң дә, барлык мөмкинлекләрең дә бар. Ә аларның барлыгын белсеннәр өчен, үзеңә ышанып чыгыш ясарга кирәк.

2. Курыкма. Сәхнәдә чыгыш ясаганда бу сыйфат бик кирәк. Шуңа өйдә әзерләнеп, чыгыш ясап кара, дусларыңа сөйлә һәм ярышта җиңелрәк булачак.

3. Креатив бул. Бу сыйфат сиңа барлык сынауларны үткәндә дә кирәк булачак. Кайвакыт гади генә шәмчекне дә бик ихлас һәм кабатланмас итәргә мөмкин.

4. Татар телен камил бер. Бу барлык бәйгеләрдә дә кирәк, чөнки ярышның төп критерийларының берсе булып тора. Матур һәм дөрес итеп сөйләшәсез икән, димәк, сезнең һичшиксез өстенлегегез бар.

5. Ярыштан ләззәт ал. Әйе, бу бәйге, ләкин ул шундый дустанә мөнәсәбәттә һәм шәп мохиттә уза, аны хәтта бәйге дип тә булмый! Анда син үзеңә яңа дуслар табасың, искиткеч зур тәҗрибә туплыйсың.

– Ярыш мине бик нык үзгәртте. Әйдаман буларак кына түгел, шәхес буларак та үсәсең һәм канатланасың. Бәлки, быел нәкъ менә син ел әйдаманы булырсың! – ди Гөлназ.