«Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре исемлеге тулыланды! кире кайтырга

Список победителей премии «Самрух» пополнился новыми именами

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында февраль ае керү белән сәләтлеләр көннәрне саный-саный, дулкынланып көтә, әзерләнә торган грандиоз чара - IХ «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде.

2015 нче елдан күркәм гадәткә әверелгән «Сәмрух» ел премиясен белмәгәннәр юктыр, мөгаен. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт Клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 9 ел дәвамында әлеге чарада 625тән артык кеше катнашты, 74 җиңүче билгеләнде. Быел конкурска 150 дән артык гариза кабул ителде. Шуларның 87се портфолио нигезендә киләсе этапка үтте.

Җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар да килде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев балаларга республика җитәкчелегеннән кайнар сәламнәрне җиткерде.

«Мәркәзебезнең үзәгендә татар милләтенең киләчәге җыелган. Сәләткә быел 30 яшь тула, тагын 30 елдан соң да монда очрашырга язсын. Без балаларны Сәләткә җыеп аларның күңелендә милли рухны үстерү өстендә эшлибез. Сәләттән үсеп чыккан лаеклы җитәкчеләребез дә бар, чөнки әлеге платформа безгә алга барырга, яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирә. Якты киләчәгебезгә өметебез сез!» - диде ул.

Котлау сүзләрен «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова да җиткерде.

«Сез - Сәләтне Сәләт итүче кешеләр, Сәләтнең командасы, гаиләсе. Сәләтне ныгытуыгыз, үстерүегез өчен барлык сәләтлеләргә, аларның әти-әниләренә, остазларга, партнерларыбызга зур рәхмәт! Эшчәлегебезне хуплаучы, һәрвакыт ярдәм итүче Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, барлык министрлыкларга, аланнарыбыз узучы муниципалитетларга аерым рәхмәтемне җиткерергә телим», - дип искәртте ул.

Премияне тапшыру тантанасында шулай ук бихисап министрлык, ведомство вәкилләре дә катнашты. Җиңүчәләрне беренчеләрдән булып котлап, премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе департаментының Гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсенең Җәмәгать үсешен мониторинглау һәм фаразлау бүлеге мөдире Алинә Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булды.

«Сез - бик бәхетле буын, шәхес буларак үсешегез өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, - диде үз чыгышында ТР яшьләр эшләре министры. - Сәләт - ул тарих, бу тарихны үстерик, саклыйк, ныгытыйк».

Быел «Сәмрух» ел премиясенә 3 махсус номинация кертелде. Җиңүчеләр исемлегенә «Ел клуб укытучысы», «Ел клуб кураторы» һәм «Сәләт классы» да өстәлә.

 

IХ «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» - Сәет Сруров

«Ел әйдаманы» - Илзия Нәҗипова

«Ел кулдашлары» - Әлфир Зиннатуллин һәм Эльвина Гатиятуллина «Сәләт — Акбүре»

«Ел өлкән әйдаманы» - Эльина Сәхәбиева

«Ел методисты» - Рөстәм Фатыхов

«Ел директоры» - Ризванова Камилә

«Ел аланы» - «Сәләт — Тел»

«Ел клубы» - «Сәләт — Саба» клубы

«Сәләт җырлый» - «Тоям» - «Сәләт — Җисем» аланы җыры

«Форум башҗитәге» - Ретина Зәрәфетдинова

«Ел остазлары» - Рәмис Аймәт, Зөфәр Шакиров

«Ел партнерлары» - Чувашия Республикасының Батыр муниципаль округы хакимияте, Казан шәһәре Яңа Савин районының «107нче гимназия «Ачыш» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты

«Без рәхмәтле» - Илсур Сафьянов, Римма Ибраһимова, Лениза Ризванова

«Бер дулкында» - «Яшьләр дипломатиясе академиясе» яшьләр оешмасы

«Сәләт стипендиясе» - Камилә Галиева, Алмаз Нигъмәтҗанов, Зилә Фәрхиева

«Ел клуб укытучылары» - Ләйсән Салихова «Сәләт — Адымнар Алабуга» клубы, Рушания Моратшина «Сәләт — Аксубай» клубы, Динә Садриева «Сәләт — Яшел Үзән» клубы

«Сәләт классы» - «Адымнар - Түбән Кама» 2 «Б» сыйныфы

 

Җиңүчеләргә «Сәмрух» символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, партнерларыбыздан бүләкләр, Fundselet мәйданчыгыннан акчалата премия һәм, әлбәттә инде, җиңүче дипломы һәм төп бүләк - «Сәмрух» сыны тапшырылды. Премияне сәләтлеләр үзләре fund.selet.biz платформасында туплады. Быел күмәк көч белән 600 мең сумнан артык акча җыелды.