Календарьда да яз, студентларда да яз! ← кире кайтырга

Алар арасында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең «Sensus Veris» командасы да бар.
Команданы һәрьяклап сәләтле, кызыксынучан 1-2-нче курс студент кызлары тәшкил итә: Ксения Андриянова, Ксения Богатырева, Эльмира Кириллова, Полина Матвеева, Анна Шурхаева, Гөлфия Гарифуллина, Татьяна Шентемирова.
Әлеге гүзәл һәм максатчан кызлар китап уку, футбол белән кызыксыналар, актив ялны бик яраталар, үзләре өчен каршы да тора алалар, кирәкле мизгелне тотып алып үз файдаларына юнәлтә дә беләләр. Яхшылык һәрвакыт җиңеп чыга дип саныйлар. Универсиада, FINA, Дөнья чемпионаты һәм рок-н-ролл буенча Европа Чемпионаты кебек Республикабыз һәм илебез өчен мөһим проектларда
катнашуны тиеш саныйлар. Алар фикеренчә,«Команда 2016» проекты әйләнә-тирә өчен тагын бер яхшылык кылу, яңа хисләр кичерү, танышу, дуслашу, аралашу ысулы. Команданың кураторы Гөлсу Атауллова һәм остазлары Тимур Сөләйманов та җәмәгать эшлеклеләре буларак билгеле.
Татарстан Республикасының «Рәсәй яшьләре союзы» оешмасы җитәкчесе урынбасары Гөлсу Атауллова «Ни генә булса да - файдага гына!» девизына таянып яши. Үзенең төп җиңүе итеп Димитровградтан (Ульян өлкәсе) Казанга күчүне һәм университетка укырга керүен саный. Инде 3 ел җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Баксаң, барысы да «Универсиада 2013» волонтерлыгыннан башланып киткән икән. Аннары Студентлар лигасының әгъзасы булган, төрле мәктәпләрдә үзен катнашучы, оештыручы, администратор, куратор һәм укытучы буларак сынап караган. Соңрак Студентлар лигасы һәм «Рәсәй яшьләре союзы»ның күпсанлы проектлары белән җитәкләгән. Бүгенге көндә «Арт» юнәлеше буенча Рәсәй студентлар язында эшли.
Команда кураторларына бик ошый: «Алар бик ихлас, гади, дөрес. Чын кызлар! (Көлә) Безнең команда җиңү өчен тырыша һәм максатына туры бара. Күп кызлар өчен әлеге чара тормышларында беренче зур проект булып тора. Нәкъ менә аның ярдәмендә алар уңышка ирешер, яңа җиңүләргә илһамланыр һәм үзләренең оештыручы, лидерлык сыйфатларын үстерә алырлар дип өметләнеп калам».
Команданың остазы буларак «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов билгеле. Тимур - «Шәхси үрнәк» номинациясендә Республикакүләм «Лидер 21 века», Республикакүләм «Ел студенты», Бөтенрәсәй «Ел лидеры» бәйгеләренең җиңүчесе.
Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасының әгъзасы, «ТРның студентлар лигасы» оешмасының президенты да булган. Икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Бүгенге көндә Ислам конференциясен оештыру яшьләр форумында Татарстан Республикасын тәкъдим итүче вәкил булып тора. Үзенә һәм башкаларга һәрвакыт укырга, укырга һәм укырга киңәш итә. Үзенең төп уңышы әле киләчәктә дип саный. Үзенең командасы хакында җылы һәм кыю сүзләр җиткерде: «Бер дигән команда! Җиңү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар! Кешеләрдә тырышлыкны югары бәялим, ә ул безнең команда да җитәрлек».
Һәм бу, чыннан да, шулай. Рәсәй студентлар язы хакында презентация үткәрү буенча, беренче биремгә йомгак инде ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча безнең команда 3-нче урында! Тик әле бәйгенең тагын 2 атнадан артык вакыты бар. Кызларга уңышлар һәм бетмәс илһам теләп калабыз!