«Сәмрух-2017» премиясенең ТОП 10 сәлкеше кире кайтырга

«Сәмрух-2017». ТОП 10 сэлкешей

Дуслар! «Сәмрух-2017» премиясендә катнашканыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!  Жюри әгъзаларына катнашучыларны сайлау җиңел булмады. Менә алар! Сезгә ТОП 10 сәлкешне игълан итәсебез килә. Нәкъ менә алар Сәмрух сыны өчен көрәшәчәкләр!

- Камилә Ризванова
- Тимерхан Шәйхетдинов
- Диләрә Шакирова
- Диләрә Хаева
- Сабир Галимуллин
- Нәргиз Шерова
- Илүсә Шиһапова
- Гөлзидә Каримуллина
- Лия Коган
- Рөстәм Гыйләҗев

Дуслар, сезгә уңышлар телибез! Нәкъ менә бу премия тормышыгызда яңа ишекләр ачыр. 

«"Сәмрух" ел премиясендә җиңү – минем өчен зур дәрәҗә. Жюри әгъзаларының миңа бу горур исемне йөртергә ышанып тапшыргач, чын күңелемнән куандым. Әлеге җиңү минем рухны ныгытты, максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәтте. Киләчәктә, һичшиксез, әйдаман да булырга телим. Сәләт турында күбрәк кешеләр ишетеп, аларның бу җылы атмосфераны тою бәхетенә ирешсеннәр өчен тырышачакмын», – дип бүлеште узган елның җиңүчесе Шакирова Айгөл. 

Ә кем быел Ел сәлкеше исеменә лаек булачагын без бик тиздән белербез. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.