«Сәмрух-2018» кире кайтырга

«Сәмрух-2018»

Ул безнең тормышыбызда якты эз калдырды. Ул безне яхшы якка үзгәртте. Тагын да үсәргә көч һәм стимул бирде, канат куйды. Берләштерде. Ул – «Сәмрух» ел премиясе! 

Без дулкынландык, төн йокламый әзерләндек, тырыштык. Һәм без җиңдек! Үз-үзебезне, куркуларыбызны җиңдек. Үзебезгә тагын да ныграк ышана башладык 

Без сине дә үзебезнең рәтләрдә күрергә телибез! «Сәмрух» ел премиясендә үзеңә туры килгән номинацияне сайлап ал һәм гариза юлла. Ашык: гаризалар 3-нче декабрьгә кадәр генә кабул ителә. 


Гаризага сылтама: https://clck.ru/EdkXP