«Сәмрух 2015» премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе ← кире кайтырга
Сәләтле кеше һәр өлкәдә дә сәләтле була диләр. Бу сүзләрнең чынлыгына «Сәмрух 2015» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе барышында тагын бер кат инандык.
«Сәмрух 2015» премиясенең әлеге номинациясендә үзара түбәндәге «Сәләт»леләр көч сынаштылар: Алина Лобанова, Камилә Гыйльметдинова, Эльвира Салихова, Наилә Масалимова, Анастасия Маршева, Руслан Сабиров, Гүзәл Әхмәтҗанова, Энҗе Хаҗиева һәм Азат Булатов.
Әйтергә кирәк, һәр финалистның чыгышы үзенчәлекле һәм игътибарга лаек иде.
Мисалга, Наилә Масалимова үзенең иҗат, спорт, тележурналистика һәм фән өлкәләрендә булган уңышлары белән таныштырып узды.
Руслан Сабировның оештыру сәләтен беренче урынга куяр идек. Бик яшь булуына карамастан, ул « KazanForum.doc» мәгълүмати технологияләр форумын оештырган.
Анастасия Маршева үзенең тормыш позициясен ассызыклады: «Бар дөньяда тынычлык булуын телим!» – дип белдерде ул.
Спорт белән кызыксынучы Алина Лобанова бер мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмаска тырыша. «Бүгенге бәйгенең нәтиҗәләре әле билгеле булмаса да, бу инде, минем өчен, кечкенә генә җиңү!» – ди ул.
Энҗе Хаҗиеваның чыгышы «Сәләт»леләр өчен бик таныш булган шәмчек форматында барды. Үзенең бәхетле һәм уңышлы тормышының серләре белән дә уртаклашты Энҗе. Залда сихри, серле мохит хөкем сөрде.
Азат Булатов та бик яхшы әзерләнгән. Җитди мәсьәләр хакында шаяру аша сөйләү – һәркемнең дә кулыннан килми.
Гүзәл Әхмәтҗанова исә һәр әйтелгән фикерен җыр белән дәлилләп барды.
Камилә Гыйльметдинова рәсем сәнгате аша үзенең эчке дөньясын ачты.
Жюри әгъзаларына җиңелләрдән булмады. «Ел сәлкеше» исеменә кем лаек буласын түбәндәге мөхтәрәм шәхесләребез хәл итте: «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова; Республиканың студентлар хезмәте отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков; «Сәләт» ветераны, Need4Speak чит телләр өйрәнү проекты җитәкчесе Роберт Миңнегулов, «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» ветераннары, Нурбәк Батулла, Илшат Рәхимбай.