Иң актив сәлкешне билгелиячәкбез! ← кире кайтырга
.jpg)
18-нче гыйнвар көнне, 15:00, «Сәләт» йортында ел нәтиҗәләре буенча иң актив сәлкешне билгелиячәкбез. «Сәмрух» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясендә читтән торып катнашып, чираттагы сайлап алу турына узучылар: Алина Лобанова, Камилә Гыйлметдинова, Эльвира Салихова, Наилә Масалимова, Анастасия Маршева, Руслан Сабиров, Гүзәл Әхмәтҗанова, Энҗе Хаҗиева, Азат Булатов.
Җиңүчене исә дәрәҗәле жюри билгелиячәк: Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин; «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова; ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов; Казан талантлар университетының башкаручы директоры Айдар Акмалов; Студентларның хезмәт отрядлары Республикакүләм үзәге җитәкчесе Ренат Садыйков; «Сәләт» клубы президенты, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Айгөл Габдрахманова; «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина; «Сәләт» оешмасы ветераннары һәм дуслары – Алсу Ситдикова, Нурбәк Батулла, Илшат Рәхимбай.