«Фәнсар» мәктәбе конференциясе җиңүчеләре билгеле! кире кайтырга

Стали известны имена победителей Республиканской научно-практической конференции школы «Фәнсар»!

24 нче апрельдә Сәләт Йортында М. И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Президент грантлары фонды ярдәмендә  белән берлектә  уздырыла. 

8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Конференция дүрт юнәлештә уза  – экология, биология, химия; татар теле һәм әдәбият; информатика; тарих. Барлыгы 65 гариза кабул ителде, 45 эш финалга чакырылды. 

Конференция җиңүчеләре:

«Биология, Химия, Экология» секциясе
1. Муравьи. Необычное в обычном (Гатауллин Арсен Рамат улы, җитәкчесе Сабиров Р. М.)
2. Оценка содержания потенциально опасных добавок в сырах (Кәримова Диләрә Илгиз кызы, җитәкчесе Бухарова А. В.)
3. Определение содержания фосфатов в твердых и жидких средствах для стирки (Сәләхова Резеда Марсель кызы, җитәкчесе Бухарова А. В.)

«Татар теле һәм әдәбияты» секциясе
1. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» драматик хикәясенең тәрбияви әһәмияте (Перемячкина Ләйсән, җитәкчесе Сәйфуллина Г. И., Нургатина Л. И.)
2. Алиш мәхәббәте (Вәлиуллин Искәндәр Сөнгать улы, җитәкчесе Гәрәпшина Л. А., Вәлиуллина А. Ф.)
3. И.С.Тургеневның «Рудин» әсәрендә һәм аның тәрҗемәсендә сыйфат дәрәҗәләре (Уразгильдиева Гүзәл Радик кызы, җитәкчесе Сәгыйрова Д.Д.)

 «Математика, физика, информатика» секциясе
1. Катюша-оружие победы (Шәйдуллин Айрат Илдар улы, җитәкчесе Галимова Л.М. Шәмсетдинова Г.Г.)
2. Волшебный калейдоскоп (Хәйдәрова Милана Назим кызы, җитәкчесе Яковлева Н. П.)
3. Рекурсия как феномен моделирования объектов и явлений реального мира (Сергеев Родион Станиславович, җитәкчесе Аншукова В. М.)
4. Моделирование летней веранды школьного кафе в Дополненной Реальности (AR) (Дятлова Мария Андреевна, җитәкчесе Валишев М. И.).

«Тарих» секциясе
1. Книга «Пламя Памяти» учеников Сармановской средней школы, посвященной 75-летию Победы в Великой Отечественной войне (Гыйльфанова Рания Ленар кызы, җитәкчесе Гыйльфанова Р. Р.)
2. Чистополь военный (пешеходная экскурсия) (Саматова Адилә Фоат кызы, җитәкчесе Орлова А. Ф.)
3. Теләче районы Олы Мишә авылы җирлегендә табылган борынгы язу үрнәкләре (Сәхәбиев Камил Хәлилович, җитәкчесе Сәхәбиева Л. З.).

Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Катнашучыларга рәхмәт, киләсе очрашуларга кадәр!

Конференцияне үткәрергә ярдәм иткән экспертларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!