2017-нче елны файдалы һәм күңелле итеп башлыйк кире кайтырга

Начинаем новый 2017 год ярко и продуктивно

2017-нче елның гыйнварында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт-Олимп» мәктәбенең 2 сменасы үтәчәк: 3-7-нче гыйнвар аралыгында фән олимпиадаларына, 12-15-нчы гыйнвар көннәрендә Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерлиячәкбез. Сменаларда Татарстанның сәләтле һәм фәнгә омтылучы яшьләре катнашачак.

Мәктәп үзендә муниципаль, төбәкара, бөтенрәсәй фән олимпиадалары җиңүчеләрен җыя. Программа 7-8-нче сыйныфта укучы математика, физика фәннәреннән олимпиадаларда җиңүчеләр, 7-9-нчы сыйныфлар җәмгыять белемен тирәнтен өйрәнүчеләр, 9-нчы һәм 11-нче чыгарылыш сыйныф укучыларына (математика, җәмгыять белеме, биология) юнәлдерелгән.

«Олимп» мәктәбендә Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары белем бирәчәк: ТРның ТДИ һәм БДИ комиссиясе рәисе, техник фәннәр кандидаты, «Югары математика» кафедрасы доценты Рөстәм Фәхретдин улы Әхвәрдиев; физика буенча олимпиадага әзерлек тренеры Надежда Николай кызы Долбилова; физика укытучысы Салават Рафаил улы Җамалиев; җәмгыять белеме  буенча олимпиадага әзерлек тренеры Вероника Владимир кызы Сизая һ.б.

Көн саен катнашучылар өчен 9 сәгатьлек уку-укыту, мәдәни-күңел ачу программасы, Изге Биләр җирлеге табигате белән танышу планлаштырылган. Шулай ук «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Интуиция» уеннары, «Open Mic» иҗади концерты һәм шәмчекләр уздырылачак.

Ралинә Корбанова, сәлкеш:

- Сәләт берләшмәсендә мин 2015-нче елдан бирле. 2015, 2016-нчы елларда «Сәләт-Тел» сменасында булдым. Физика олимпиадасының муниципаль турында катнаштым, математика, физикадан шул ук турда призлы урын яуладым. Сменада туплаган белемнәрсез мин җиңә алмас идем. Яңа елдагы сменада БДИга әзерләнергә барам.

«Сәләт-Олимп» миңа бик ошый! Шәп әйдаманнар, җитәкчеләр, теләсә кайсы авыр теманы аңлатып бирергә сәләтле бер дигән укытучылар.  

Дусларым әлеге мәктәп турында сораганда үзегез барып, тоеп карагыз дип җавап кайтарам. Беренче көнне киләсең, теркәлү узасың, янәшәңдә якын дусларың, яраткан әйдаманнарың... хисләрне аңлатып бетерерлек түгел!

Миңа калса, «Сәләт-Олимп» сменасының уздырылуы вакыт ягыннан кыска булса да, җәйге аланнардан бер дә калышмый. Минем өчен Сәләт гадәти лагерь гына түгел, ә гаилә!

Илназ Насртдинов, «Сәләт-Олимп» проекты методисты:

- Мәктәптә республикабызның төрле почмакларыннан катнашалар, шуңа да әзерлек дәрәҗәсе дә төрле була. Кемдер республикакүләм этабы җиңүчесе, ә кемдер әле яңа гына үз юлын мәктәп этабыннан башлаган. Бернигә дә карамастан, һәммәгезне бер дә курыкмаска чакырам, бер-берегездән үрнәк алып уку начар түгел. Безнең төп максат – катнашучыларның белем дәрәҗәсен арттыру, үзеңнән көчлерәк балалар белән шөгыльләнү – үсәргә ярдәм итәр. Катнашучылар үзләрен укытучы ролендә дә сынап карый алачак.