Язны бергә матур башлыйк! кире кайтырга

Начните весну ярко!

Язны, гадәттә, уяну чоры дип атарга яратабыз. Сезне дә йоклап яткан талантларыгызны уятырга чакырабыз, дуслар! Март аенда, «Сәләт» йортында дәресләр узачак. Нинди дисезме? Җавап әзер: күңел өчен уздырылучы дәресләр.

Дәресләрнең курсы миниатюралы, абстрактлы сурәтләр ясауга нигезләнгән, рәсем сәнгатенең яңа агымын – зентанглны өйрәнүгә юнәлдерелгән. 

Төгәлрәк әйткәндә, без «зенарт» стилендәге рәсем сәнгате буенча остаханә уздырачакбыз. Зенарт ул – төрле сызыклардан торган графика рәсеме.

Юк, алтын кисешүләр һәм ут, яктылык төшүе турында күңелсез теория укытмаячакбыз без! Аерым бер стильне яки ясау рәвешегезне тәнкыйтьләмәскә сүз бирәбез! Яшь талантларга иҗат итү мөмкинлеген бирәсебез килә. Гадәти кагыйдәләр һәм безнең өйрәтмәләр ярдәмендә сез ак кәгазь битеннән курыкмаска өйрәнерсез! Иҗат итү барышында үзегезне ишетә, эчке дөньягызга яңа күзлектән карый алырсыз. Үзегезнең фантазиягез көченә һәм иҗат потенциалына үзегез дә таң калырсыз, яңа көч дулкынын тоярсыз!

Проект җитәкчесе Ләйсән Гатауллина: 
- Бу юнәлештә Казанда башлап җибәрүчеләр без беренче. Әлеге дәресләрне «ми өчен йога» дип атау – идеаль туры киләдер. Бизәкләрне ясаганда яңа фикерләр, идеяләр туа, баш мие тизрәк эшли башлый. Психологлар фикеренчә, әлеге шөгыль кешене хәтта депрессиядән коткара ала. Шәхсән миңа да бу сәнгать төре кәефемне күтәрергә ярдәм итә.

Кызыксындыгызмы? Алайса гариза тутырырга ашыгыгыз!