ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең VI Казан Форумы башланып китте кире кайтырга

В Казани стартовал Форум молодых предпринимателей стран ОИС

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең VI Казан Форумы 10-нчы июньнән 30-нчы сентябрьгә кадәр онлайн форматта узачак. Форумда яңа бизнес-элемтәләр булдырырга һәм үзләренең IT-стартап идеяләрен тормышка ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итәргә теләгән 18-35 яшьлек эшмәкәрләр катнаша.

Форум ачылышына реаль вакыт режимында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Татьяна Селиверстова, ИХО яшьләр форумының Евразия бүлекчәсе җитәкчесе, ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең Казан форумын оештыручыларның берсе Эльмаддин Мехдиев кушылдылар.

Дамир Илдус улы билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Россия Федерациясенең төп халыкара мәсьәләләр буенча традицион партнеры булып тора.

«Быел Россиянең ИХО эшчәнлегенә рәсми рәвештә күзәтүче булып кушылуына 15 ел булды. Бу вакыт эчендә Татарстан Республикасы мөселман берләшмәсе дөньясына тәрәзә булды. Яшь эшмәкәрләрнең Казан форумы инде 5 ел оештырыла, шушы вакыт эчендә анда 50 илдән 800-дән күбрәк кеше катнашты, ә җәлеп ителгән инвестицияләр суммасы 2 млн доллардан артып китте», – дип сөйләде яшьләр эшләре министры.

Форум 2014-нче елдан башлап, ел саен уздырыла. Анда ел саен йөзләгән стартап, инвестор һәм эксперт катнаша.

2020-нче елда Форумның экспертлар берлегенә «SnackableNews» җитәкчесе, халыкара спикер һәм консультант Зиад Бароуни; Сколково фән һәм технологяләр институты профессоры Желько Текич; Монако халыкара университеты профессоры Максимилиан Рапп; «ИТ-парк» директоры Антон Грачев һәм башка халыкара дәрәҗәдәге экспертлар керәчәк.

Программада 16 лекция, 150 сәгать индивидуаль һәм күмәк сессия, ИХО илләре вәкилләренең стартапларына ярдәм итү өчен йөзләгән ресурс каралган. 8 атналык онлайн форум нәтиҗәсе буларак, иң яхшы стартаплар сайлап алыначак һәм бүләкләнәчәк. Иң уңышлы дип табылган стартаплар 7000$, 5000$, 3000$ күләмендә төп приз өчен ярыша алачак.

Искә төшерәбез, форум «Россия-Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» юнәлеше буенча халыкара яшьләр хезмәттәшлеге Проект офисы эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла. Оештыручылары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ИХО Яшьләр Форумының Евразия төбәк үзәге, «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь).