«Сәләт» әйдаманнар мәктәбе старт алды ← кире кайтырга
Әлеге Мәктәптә 200дән артык әйдаман булырга теләүчеләр катнаша. Үзенең сәламләвендә Тимур Сөләйманов бүген биредә булган кешеләрнең өстенә зур җаваплылык төшкәнен искәртеп узды: «Сәләт»нең җәйге проектларында балалар белән нәкъ менә сез аралашачаксыз. Әлеге Мәктәп сезгә белемнәрегезне арттырырга ярдәм итәр. Биредә сез бер-берегез өчен укучылар да, укытучылар да», - дип белдерде ул.
Венера Сөләйманова исә барлык студентларны сессия тәмамлану белән котлап узды һәм Тимур Сөләймавның фикере белән килешүен искәртте. «Без Мәктәптә үз артыннан балаларны ияртеп бара алырлык кабатланмас лидерларны көтмибез. Безнең өчен иң мөһиме һәр катнашучының шәхес буларак үсеше, үзенең уй-фикерләрен тәртипкә салуы, һәм, әлбәттә, яңадан-яңа һөнәрләргә өйрәнүе. Чөнки бу, беренче чиратта, Мәктәп», - дип тәмамлады ул. Исегезгә төшерәбез,
Әйдаманнар мәктәбе бәйге нигезендә үтә. Анна Фельдман катнашучыларны программа белән таныштырды. Әйтергә кирәк, узган еллардан аермалы буларак, быел алар 5 көн дәвамында җәйге лагерьларның концепциясе өстендә эшлиячәкләр. Нәтиҗәдә, «Сәләт»нең җәйге профильле сменаларына әйдаманнар составы тупланачак.