SELET BILER FORUM-ны башладык! кире кайтырга

Стартовал SELET BILER FORUM!

Бүген, 5-нче июльдә, SELET BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы узды. Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Тантанада катнашкан кунаклар арасында Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Җәлил Сөләйманов, «АК БАРС» БАНК идарәсе рәисе киңәшчесе Эмиль Хәйретдинов, Татарстанның Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм башкалар бар иде. «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә катнашты.

«Яратам Биләрне, яратам сезне, сәлкешләр! Безне кабул итүчеләргә, җыенны үстерүчеләргә зур рәхмәт әйтик һәм алкышларга күмик. Рәхмәт барыгызга да!» – дип сәламләде катнашучыларны һәм кунакларны Әдип Әлмир.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидов та сәлкешләргә уңышлар теләде. «Мин сезне кабат изге Биләр җирендә күрүемә шатмын. Бу форум барлык катнашучыларга да яңа белемнәр, яңа хисләр һәм яңа дуслар табарга мөмкинлек бирсен иде. Һәрберегезнең күңеле бу җир белән бәйләнгән булсын. Форум кысаларында үткәрелә торган кызыклы программалардан тыш, бүген WorldSkills әләмен тапшыру тантанасында да катнаша алачакбыз», – диде ул.

Форум ачылышына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Наил улы Садыйков та килгән иде. Ул Сәләткә зур рәхмәтен җиткерде. «Сәләт үсте. Сәләт үсә. Сәләт үсәчәк!» – дип белдерде ул.

Сәламләүдән соң, WorldSkills әләмен тапшыру тантанасы узды. Әләмнәрне Сәләт активистлары йөртте. Монда килгәнче, бу әләм хәтта космоста да булып төште, дип билгеләп үттеләр.

Тантана азагында Рәсәй, Татарстан, Сәләт һәм форум әләмнәре күтәрелде. Форум рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.

Көн дәвамында форумда уку-укыту сессияләре, футбол чемпионаты узды, «Бәләкәч» чатыры һәм эко юнәлеш эшләде. Ә кич белән аланнарны тәкъдим итү чарасы булды.