Сәләтле Җәй башланды! кире кайтырга

Стартовало Лето Сэлэт!

1-нче июльдә Сәләтле Җәй башланып китте. Бу көнне Сәләтнең 4 профильле сменасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Менә алар: «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Яр Чаллы» һәм «Сәләт-Саба».

«Сәләт-Рухият»

Үткәрелү вакыты: 1-16 июль.

База: «Бумажник», Яр Чаллы шәһәре.

Юнәлеш: иҗади-интеллектуаль.

Балалар саны: 85.

Монда ял итүче балаларны иң шәп театр, бию, вокал, мантыйк, рәсем дәресләре, оригиналь кичке чаралар, кызыклы квестлар һәм әлбәттә, матур фотолар, яңа танышулар, апалар-абыйлар һәм матур хатирәләр көтә.

«Сәләт-Яр Чаллы»

Смена 1-нче июльдән 16-нчы июльгә кадәр шулай ук «Бумажник» базасында узачак.

Монда катнашучы 70 баланы онытылмаслык мизгелләр, кызыклы программа, шәп әйдаманнар, продуктив уку-укыту программасы, төрле остаханәләр, иҗади һәм интеллектуаль яктан үсеш көтә.

«Сәләт-Биләр каласы»

Смена 1-14-нче июльдә «Фәнсар» базасында узачак. 85 бала катнаша.

Программада:

- тарих, экология буенча дәресләр.

- вокал, бию, актерлык уены, ораторлык осталыгы остаханәләре, ШТК, спорт, квестлар, молекуляр кухня буенча шоу, пижамалы кичә һәм башкалар.

«Сәләт-Саба»

Үткәрелү вакыты: 1-16-нчы июль.

Үткәрелү урыны: Саба районы Иске Икшермә авылы, «Кояшкай» базасы.

Балалар саны: 85.

Бу алан сәләтле балаларны заманча милли татар мәдәнияте белән таныштыруны, заманча бию, җыр, театр, сәнгать, спорт һәм блогерлык өлкәләрендә үзләрен табарга, үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтүне максат итеп куя.