Яшь активистларны I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделенә чакырабыз ← кире кайтырга
![Стартовала заявочная кампания на Казанскую Модель ОИС](/upload/resize_cache/iblock/069/352_255_275511db9cefbc414a902a46f1b8fae16/164390_136406856415653_3380769_n.jpg)
Яшь активистларны I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделенә чакырабыз. Биредә яшьләр өчен сәяси уен форматындагы махсус уку-укыту программасы каралган. Модельдә катнашу өчен гаризалар 2015 нче елның 15 нче февраленә кадәр кабул ителә.
Проектның юнәлешләре:
1. Мәдәниятара әңгәмә тудыру;
2. Хезмәттәшлек өчен шартлар булдыру һәм яшьләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру;
3. Катнашучыларның мәдәниятара аралашу һәм ораторлык осталыгын үстерү, сөйләшүләр алып барырга өйрәтү, дискуссиянең асылына төшендерү.
Модельнең катнашучылары 16-30 яшьлек Рәсәй Федерациясенең гражданнары һәм Татарстан Республикасының югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары була ала.
Модельнең катнашучысы түбәндәге сыйфатларга ия булырга тиеш:
1. Инглиз телен белү (intermediate дәрәҗәсеннән дә түбән булмасын);
2. Халыкара мөнәсәбәтләр, дипломатия, яшьләр сәясәте, иҗтимагый эшчәнлек кебек темаларга һәм ОИС проектларына битараф булмау;
3. Дөньядагы яңалыклардан хәбәрдар булу, һәм милләт һәм раса вәкилләренә хөрмәт белән карау;
4. Яшьләр дипломатиясе өлкәсендә үз шәһәрендә/уку йортында/оешмасында проектлар чынга ашыру теләге булу.
2015 нче елдагы IКазан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе IIIэтаптан торачак:
· Iэтап – сайлап алу этабы. Ул үзе ике өлештән тора. 1 нчесе – онлайн-гаризаны тутыру һәм җибәрү; 2 нчесе – интервью-сөйләшү.
· IIэтап - Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделенең лекторие. Аның кысаларында катнашучылар җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм сәясәтчеләр тарафыннан лекцияләр тыңлый алалар.
· III этап – Модель-симуляция. Биредә ОИС илләренең тышкы эшләр министрлары резолюцияләр кабул итә.
Гариза электрон формада тутырыла: http://goo.gl/forms/Pk5Vkr33DF
Шулай ук анкеталарыгызны түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: oic.kazanclub@gmail.com («Модель ОИС» дигән тамга кую кирәк).