«Әйдаманнар ярышы - 2019» старт алды! кире кайтырга

Стартовал конкурс вожатского мастерства

«Әйдаманнар ярышы - 2019» Республикакүләм әйдаманлык осталыгы конкурсы старт алды! Быел сайлап алу этабына 60 әйдаман көтелә. Алар 7-11 ноябрьдә «Иң шәп әйдаман» исеме өчен ярышачак.

Катнашучылар ике лигага бүленә. «Премьер-лига» - тәҗрибәле әйдаманнар өчен. Алар профильле сменада бер яки форумда өч мәртәбә булса да катнашкан булырга тиеш. «Беренче лига» исә әйдаманлык тәҗрибәсе булмаганнар өчен ачык. Әлеге лиганың җиңүчесе «Сәләт стипендия»сенә лаек булачак, ди бәйгенең җитәкчесе Игорь Смирнов.

Ярышта катнашырга теләк белдергән әйдаман 30-нчы октябрьга кадәр selet.biz сайтында гариза тутырырга тиеш. Читтән торып сайлап алу этабын узганнар бәйгенең сайлап алу турына узачак.

Әйдаманнарга «Мин – сәләтле әйдаман» чыгышын әзерләргә, шәмчек программасын уйлап табарга һәм 60 секунд эчендә үзенең сәләтен күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук ораторлык осталыгы бәйгесе - «Топ-спикер», «Педагогик очраклар» һәм «Төркем эчендә уен» бәйгеләре оештыралачак.

Бәяләгәндә, жюри әгъзалары татар телү дәрәҗәсен, алып бару һәм ораторлык осталыгын тикшерәчәк, оригинальлеккә игътибар итәчәк. Нигезләмәдә бар бәйгеләрнең шартлары һәм бәяләү критерийлары бар. Ул исә рәсми сайтның ПРОЕКТЛАР бүлегендә урнашкан.

Нәтиҗәдә һәр лигада җиңүче һәм лауреатлар билгеләнәчәк. «Премьер-лига»ның җиңүчесе «Сәмрух» премиясендә «Ел әйдаманы» исеменә лаек булачак, дигән сүз. Җиңү моның белән чикләнми – иң шәп әйдаман чит илдә кыска вакытлы семинарда катнашачак. Бу белемнәрен арттыру өчен менә дигән мөмкинлек, ди оештыручылар.