Иң иҗади форум башланды! кире кайтырга

Стартовал самый творческий форум!

27-нче июньдә Сәләт форумнарының икенче сменасы – ARTS BILER FORUM башланып китте. Ул җыр, бию, театр сәнгате буенча сәләтле 1000нән артык баланы җыйды.

«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Быел икенче тапкыр уздырыла: беренчесе узган ел оештырылган иде һәм бик уңышлы үтте.

Форум өч этаптан уза. Беренче этапта катнашучылардан гаризалар кабул ителә. Икенче этап – читтән торып сайлап алу туры. Катнашучылар портфолиоларын җибәрә, жюри шулар буенча сайлап ала. Һәм шул сайлап алуны үткән балалар һәм коллективлар, шулай ук аларның остазлары форумга чакырыла.

Форумның беренче көнендә Сәләт дөньясы белән таныштыру оештырылды. Ни өчен дигәндә, бу форумга килгәннәрнең 80 проценты Сәләт турында ишетеп кенә белә. «Сәләт ул – ел дәвамында эшли торган оешма һәм монда бик күп проектлар бар», – дип сөйләде форумның штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова. Һәм проектлар белән таныштырып китте.

Аннан соң катнашучылар welcome-тур дигән уен уйнады. Бу да Сәләт дөньясы, Биләр белән таныштыра торган уен.

Кич белән форумның ачылу тантанасы булды. «Без Биләргә кайтуыбызны дәвам итәбез! Әйдәгез әле, шушы җирләрне, изге чишмәне, Хуҗалар тавын алкышлап сәламлик! Үзегезгә дә алкышлыйк: яңгырга карамыйча монда килдегез. Форум эчтәлекле, кызыклы үтәр дип ышанабыз», – дип башлап җибәрде Айгөл Габдрахманова. Ул ARTS BILER FORUM-ны ачык дип игълан итте.

Мәртәбәле кунаклардан Татарстан Республикасы Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Николай Чурин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты баш киңәшчесе Алинә Әхмәдиева, Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин бар иде. Алар да форумның уңышлы булуын теләде.

Ачылу тантанасыннан соң, интеллектуаль турнир булды. Ә аннан соң форум җирлеген Австриядән килгән махсус кунагыбыз – битбокс остасы Aygyul кыздырды.