Сәләт марафоны старт алды! кире кайтырга

Стартовал марафон Сәләт!

29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Сәләт марафонының беренче өлеше узды, ул сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне Сәләт проектларына һәм программаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән Сәләт берләшмәсенең төп проектларының берсе булып тора. Марафон Татарстан яшьләренең иҗади, интеллектуаль һәм рухи юнәлешләрдә сәләтләрен үстерү өчен Сәләт проектларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Моннан тыш, марафон төбәк Сәләт клубларында катнашучыларга фикердәшләре белән күрешергә, әзерләнгән чараларын тәкъдим итәргә, аларга карата кайтавазны ишетергә һәм клубны үстерү планнары турында фикер алышырга мөмкинлек бирә.

Әлеге проект кысаларында Сәләт клубы активистлары төркеме Татарстан Республикасы районнарына һәм шәһәрләренә, күрше төбәкләргә бара, анда төбәк Сәләт клублары эшчәнлеге белән таныша, Сәләтнең эшчәнлеге – проектлары, программалары, җәйге аланнары турында сөйли.

Марафонның беренче өлешендә сәләтлеләр 6 төбәк Сәләт клубында булды, аларның 3се Казанда, 3се Татарстан районнарында урнашкан:

- «Сәләт – Арыслан» клубы

- «Сәләт – Яшел Үзән» клубы

- «Сәләт – Осиново» клубы

- «Сәләт – Алтын» клубы

- «Сәләт – Азнакай» клубы

- «Сәләт – Бөгелмә» клубы

Марафон укучыларга Сәләт эшчәнлеге белән якыннан танышырга, проектларны оештыручыларга кызыксындырган сорауларын бирергә, бер зур, тату фикердәшләр командасына кушылырга мөмкинлек бирә.

Сәләт Марафоны дәвам итә! Алда сәләтлеләрне төбәк Сәләт клублары урнашкан Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре, күрше төбәкләр буенча кызыклы сәяхәт көтә.