«Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этаплары старт алды кире кайтырга

Стартовали отборочные этапы Ежегодной премии «Сәмрух»

Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен һәр сәләтле зур түземсезлек белән көтеп ала. Ул Сәләтнең еллык эшенә нәтиҗә булып тора. Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

«Сәмрух» ел премиясендә Сәләт хәрәкәтендә актив балалар, яшьләр, укытучылар катнаша. Традицион рәвештә һәр номинациядә катнашырга теләк белдерүчеләр техник сайлау нигезендә финалга уза һәм икенче этапта белгечләргә үз чыгышларын тәкъдим итә, интеллектуаль белемнәрен күрсәтә.

«Ел әйдаманы» «Әйдаманнар ярышында», «Ел клубы» төбәк «Сәләт» клублары өчен гамәли уку-укыту семинарында билгеләнсә, «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы» номинацияләренең сайлап алу этаплары Сәләт Йортында уза. Мәртәбәле жюри әгъзалары финалистларның чыгышларын бәяли һәм җиңүчеләрне билгели.

Сүз уңаеннан, беренче дүрт номинация буенча Сәмрух кошына лаеклы яшьләр инде ачыкланды, ә калган ике номинациянең сайлап алу этаплары гыйнвар аенда узачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен исә, 19 февраль көнне, «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасында беләчәкбез.

Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!