«Sanak-lab» укучылары «Хогвартс»ка эләкте кире кайтырга

Ученики «Sanak-lab» попали в «Хогвартс»

3-8-нче гыйнвар көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге базасында «Sanak-lab» белем бирү лабораториясенең кышкы күчмә сессиясе узды. Сессиягә Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 6-11-нче сыйныфта укучы 62 сәләтле бала сайлап алынды.

Күчмә сменага килеп, иң беренче чиратта, һәрбер укучы 9 3/4 платформасы аша үтте һәм тылсымлы «Хогвартс» мәктәбенә эләкте. Биредә махсус эшләпә аларны төрле факультетларга билгеләде. Аңлаганыгызча, сменаның төп тематикасы «Гарри Поттер» сюжеты белән бәйләнгән иде. Укучылар өчен кышкы әкият нәкъ менә шулай итеп башланды да. Балалар рәхәтләнеп факультетлар арасында оештырылган «Квиддич» турнирында катнашты, «Ут кубогы» өчен көрәште, «Квиз» интеллектуаль уенында белемнәрен дә күрсәтте. «Яңа тылсымлы ел» ны матур балда күңелле каршы алдылар.

Күңел ачу программасыннан тыш, балаларга түбәндәге IT-дисциплиналар буенча белем бирү программасы тәкъдим ителде:

- Олимпиадалы программалаштыру, укытучы - Арслан Гомәров (НИУ ВШЭ (ДУ-ВШЭ) 2 курс студенты; 2016-нчы елда программалаштыру буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасы призеры)

- Информатика буенча БДИга әзерлек, укытучы - Руслан Сабиров (Иннополис Университетының 2-нче курс студенты)

- Web-эшләнмә, укытучы - Виктор Евлампьев (КФУ ИТИС тәмамлаган), Front - end developer FSEP, PHP developer Nefis.

- Компьютер дизайны, укытучы - Фәйрүзә Латыйфуллина (КФУ ИФМКның 3- нче курс студенты; «Дизайн» юнәлеше»)

- Видеомонтаж, укытучы - Рөстәм Гарифьянов (КФУның ИТИС Югары мәктәбен тәмамлаган, «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Санак» роликлары авторы»)

- Системалы администрацияләү, укытучы - Марат Минхәиров («Сәләт»нең IT-үзәге белгече).

Шулай ук кышкы сессиядә укучыларга инглиз теле юнәлеше тәкъдим ителде. Укытучысы - Артур Ризванов (TOEFL халыкара сертификаты иясе, хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә инглиз теле укытучысы).

Әлбәттә, укыту һәм күңел ачу программасы урамда узучы спорт уеннары белән параллель рәвештә барды. Балалар тимераякта шудылар, Кар бабай ясадылар, һәм матур кышкы Биләрдән ләззәт алдылар.

Сессия нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл үткәрелде, биредә балалар үзләренең уңышлары, алган белемнәре һәм беренче тематик сменадан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәсәлән, информатика буенча БДИга әзерлек белән шөгыльләнүче укучылар КИМнарда аеруча нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белделәр. Әгәр стандарт методлар уңайлы булмаса яки биремнәр бик авыр булганда, биремнәрне ничек хәл итәргә кирәклеген белделәр.

Компьютер графикасы юнәлешендә белем алучылар смена тематикасы белән бәйле комикс ясадылар, ә спорт программалаштыру белән шөгыльләнүче балалар графаларда, BFS (киңлеккә карап йөрү), DFS (тирәнлеккә карап йөрү) кертелделәр һәм информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабына әзерләнделәр. Белем бирү программасының барлык юнәлешләр буенча да нәтиҗәләрне сез «Sanak-lab» лабораториясенең инстаграмдагы рәсми битендә күрә аласыз (@sanaklab).

Барлык балалар һәм команда сессиядән канәгать калды һәм «Sanak-lab» белем бирү лабораториясендә язгы очрашуы турында килештеләр, ә Казаннан килгән укучылар үзләренең укуларын Сәләт Йортында көндәлек дәресләрен дәвам иттеләр.