Мондый бәйгенең әле булганы юк иде! кире кайтырга

Такого конкурса еще не было!

20-23-нче октябрь аралыгында Биләрдәге «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә «Әйдаманнар мәктәбе» проекты кысаларында «Әйдаманнар ярышы» узачак. Дустым, син кем өчен җанатасың? Видеочакыру яздыр, чакыруда үз әйдаманыңа «Әйдаманнар ярышы»нда катнашырга тәкъдим ит һәм жюри составында бул! Видеочакыру креатив булырга һәм билгеле бер кешегә адресланырга тиеш. 16-нчы октябрьгә кадәр аны үз инстаграмм яисә «Вконтакте» битеңдә урнаштыр. Кайсы шәһәрдән икәнлегеңне әйтергә онытма. Әйдаманыңны билгелә һәм түбәндәге хештегларны куй: #aidamanka #selet #эйдэкатнаш. Мондый бәйгенең әле булганы юк иде! Киттек! Уңышлар!