2019-нчы ел җәенә нәтиҗә ясыйбыз һәм... 2020 җәенә әзерләнәбез! кире кайтырга

Подводим итоги лета-2019 и... готовимся к лету-2020!
Күз ачып йомганчы җәй үтте дә китте. Нәрсә белән истә калды соң ул? Салкын һава торышы, яңгырлар, Сабан туйлары... Юк! Сәләттә җәй башкача үтте! Кызу, кояшлы, күңелле булды ул. Җәйгә үзебезчә йомгак ясарга булдык – җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов белән күрешеп сөйләштек. Аның белән интервьюны сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Игорь, 2019-нчы ел җәенә нәтиҗә яса әле! 

– Сәләт өчен җәй-2019 ул – 23 профильле алан, 18 мең катнашучы, 550 әйдаман, 700 остаз, 6 Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы (форум турында тулырак – киләсе язмаларда, күзәтеп барыгыз!).
Минем күбрәк аланнар турында сөйлисем килә. 23 профильле аланның 4есе – чатырлы. Болар – «Болгар-Туган тел», «Изге Чишмә», «Батыр», «Иске Казан». Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла торган «Болгар-Туган тел» – иң күп бала җыелган смена. Быел анда 500 бала катнашты. Татарстан районнарыннан гына түгел, Рәсәйнең 30лап төбәгеннән дә катнашучылар бар иде.
Географиягә килгәндә, аланнар «Йолдызлы» һәм «Фәнсар» базаларында, Саба, Азнакай, Чаллы, Биектау, Спас районнарында, Самара һәм Башкортстанда узды.

– Сәләт аланнарына, форумнарга чит илләрдән дә киләләр бит әле...

– Әйе. Быел, мәсәлән, АКШ, Канада, Австралия, Испания, Чехия, Төркия, Казахстан, Германия, Финляндия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән милләттәшләребез килгән иде. Чит илдә яшәүче милләттәшләребез өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Аккош» аланы уздырыла. Быел анда читтә яшәүче 25 милләттәшебез катнашты.
Сәләт аланнарында, форумнарда катнашучылар дигәндә, алар – фән олимпиадалары, иҗади конкурслар, спорт ярышлары, фәнни конференция җиңүчеләре, актив балалар. Аларны махсус портфолио ярдәмендә сайлап алабыз.

– Быел Сәләт аланнары 18 мең баланы үзенә җыйды, дисең. Ә алар белән ничә әйдаман эшләде?

– Форумнарны да кушып санасаң, быел җәй 550 әйдаман, 100 башҗитәк көч куйды. Болар – Казан вузларында укучылар гына түгел. Ульян, Сарытау, Ижау, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларында укучы студентлар да әйдаман булды. Башҗитәкләрнең дә күбесе студентлар иде, шулай ук араларында эшләүче яшьләр дә бар иде.

– Сәләт аланнары башка аланнардан шунысы белән аерыла: монда балалар күңел ачып кына калмый, белем дә туплый. Аланнарда уку-укыту эше ничек оештырыла?

– Һәр аланның үз юнәлеше. Шул юнәлешкә карап, программа төзелә, укытучылар чакырыла. Әйтик, иҗади юнәлештәге алан икән, спикер итеп артистларны, сүз осталарын чакырабыз. Фән белән шөгыльләнә торган аланга галимнәр, фәнни юнәлештә белем алучы аспирантлар, укытучылар чакырыла. Телләр өйрәнүгә игътибар бирелә торганына – чит ил вәкилләрен. Сәләттә бөтен юнәлештәге алан да бар, дисәк тә ялган булмас.
Һәр аланда көненә ким дигәндә 5 сәгать уку-укыту программасы булды, кайбер аланнарда ул 8 сәгатькә кадәр җитә иде. Дәресләрдән тыш, остаханәләр, төрле очрашулар да булып торды. Күңелсезләнеп утырырга вакыт булмады, кыскасы.

– Җөмләне матур итеп төгәлләп тә куй инде: җәй-2019...

– Безнең өчен бик әйбәт узды. Бөтен хезмәтләр дә үз эшен тиешле дәрәҗәдә башкарды, көтелмәгән хәлләр булмады. Сан ягыннан да бөтен теләгәнне үтәдек. Командага, балаларга, ата-аналарга, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт!

– Киләсе елга планнар турында да сорамый кала алмыйбыз...

– Аланнар санын әлегә төгәл әйтеп булмый. Ләкин быелгы җәйнең уңышлы узуы нәтиҗәсендә, киләсе елга да аланнар шушы күләмдә калыр дип планлаштырабыз.
Яшьләр эшләре министрлыгы программасы буенча, киләсе җәйдә яңартылган «Йолдызлы» базасында күрешербез дип уйлыйбыз. Ул ел дәвамында эшли торган база булыр, дип ышанабыз.
Җәй бетте, дип күңелсезләнергә ашыкмагыз: ноябрь-декабрь айларында киләсе җәйгә гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китәргә тиеш. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, ул турыда төгәлрәк хәбәр итәчәкбез әле.
Төгәл әйтеп була торган план шул: октябрьдә Сәләт Йортында «Әйдаманнар мәктәбе» башланып китәчәк. Киләсе җәйгә әйдаманнар әзерли башлыйбыз!

– Теләге булган бөтен кеше дә әйдаман була аламы соң?

– Мәктәпне тәмамлаган яисә урта һөнәри белем бирү йортының 3-нче курсында белем алучы, югары уку йорты студентлары әйдаман булып килә ала. Төп таләп – татар телен белергә һәм балаларны яратырга кирәк. Булачак әйдаманнар «Әйдаманнар мәктәбе» дәресләрен үтәргә тиеш. Безнең сайтны һәм социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз, мәгълүматны шунда җиткерәчәкбез!