Таһир Насибуллин – «Әйдаманнар мәктәбе 2013» бәйгесе җиңүчесе кире кайтырга

Тагир Насибуллин - победитель конкурса «Эйдаманнар мэктэбе 2013»
16-18-нче октябрь көннәрендә ДОЛ «Байтик»та «Әйдаманнар мәктәбе» проекты кысаларында «Әйдаман 2015» Республикакүләм әйдаманнар осталыгы исемле бәйге узачак. Әлеге бәйге катнашучыларга нәрсә бирә? Моның хакында Таһир Насибуллин сөйләде.

- Таһир, син безгә «Әйдаманнар мәктәбе 2013» бәйгесе җиңүчесе буларак билгеле. Җиңү яулаганнан соң кичергән хисләрең белән бүлеш әле.

 - Бәйгедә мин 2012-нче, 2013-нче елларда катнаштым. Ул вакытта «Әйдаманнар мәктәбе» ДОЛ Байтикта үтә иде. Бәйге барышында, аеруча премьер-лигада, вакыт җитмәгәнлеге бик сизелә. Ләкин нәкъ менә шушы вакыт кысанлыгы чын могҗизалар тудыра да инде. Стандарт булмаган фикерләү шушы 2-3 көндә күпкә үзгәрә. «Әйдаманка» – хис-кичерешләр коктейле ул, аңа ут төртсәң зәңгәр ялкын белән дөрләп китүе дә ихтимал. (Көлә)

 - Әлеге бәйге катнашучыларга ни бирә?

 - Бәйге барышында булачак әйдаманнар сәләтле балалар белән эшләгәндә туган проблемаларны анализларга гына түгел, ә чишү юллары да табарга өйрәнәләр. Шулай ук эш барышында кирәк булачак барлык компетенцияләр белән дә танышып чыга алалар. «Әйдаманнар мәктәбе», беренче чиратта, бәйге бит әле ул, шуңа үзеңне, сәләтеңне күрсәтү, бүтәннәргә күз салу да бик мөһим. «Сәләт» аланнарының җитәкчеләре исә биредә бер дигән команда туплый алалар.

 - Бәйге ничек үтә?

 - Мин катнашучы булганда бәйге 2 лигага бүленә һәм алар параллель рәвештә үтә иде. Катнашучылар тәҗрибәләреннән чыгып шушы лигаларга бүленә һәм бәйгедә катнаша.

 - Катнашучыларга нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

 - Беренче чиратта, үзеңә. Ә тулаем алганда төп игътибарыгызны шәмчеккә, топ-спикерга һәм педагогик ситуацияләргә юнәлтегез. Шәмчек – балалар белән эшләгәндә иң нечкә алым булса, педагогик ситуацияләр – тәҗрибә тупларга ярдәм итәр. Һәм шуны онытмагыз: балаларның куркынычсызлыгы – һәрвакыт беренче урында! Күз алдына китерегез, җәй көне ял итәчәк балалар бәйгене күзәтәләр һәм үзләренә әйдаман сайлыйлар. Аларның әйдаманнары булырга телисезме? Алайса финалда очрашырбыз!

 - Синең өчен «Әйдаманка» нәрсә ул?

 - Минем өчен «Әйдаманка» – кирәкле белем чыганагы һәм үзеңне сынап карау мөмкинлеге.

 Синең дә Таһир кебек уңышка ирешәсең киләме? «Әйдаман2015» бәйгесендә катнашу өчен гаризаңны бүген үк тутыр.