«Әйдаманнар ярышы»нда катнаш! ← кире кайтырга
«Әйдаманнар ярышы»нда җәй көне әйдаман булып эшләгән студентлар, яисә киләсе елгы аланнарда катнашырга теләгән 1-нче курс студентлары катнаша ала. Тулырак мәгълүматны конкурсның нигезләмәсеннән белеп булачак. Аны ПРОЕКТЛАР бүлегендә табарсыз.
Ярышта 60 әйдаман катнашыр дип көтелә. Беренче лига җиңүчесе «Сәләт стипендия»сенә лаек булачак. Премьер-лигада җиңгән әйдаман «Сәмрух» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе җиңүче дип игълан ителәчәк.