IV ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр Казан форумы ← кире кайтырга

Татарстанның башкаласында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) актив һәм максатчан яшьләре өчен IV Казан яшь эшмәкәрләре форумына гаризалар кабул итүгә старт бирелде.
ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр Казан форумы ул:
• ИХОның Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасының Хакимиятенең уртак инициативасы;
• Йөзләгән стартаплар, ИХО илләренең һәм Рәсәй Федерациясенең инвесторлары;
• Үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләүче профессиональ спикер, тренер һәм экспертлар;
• Кирәкле белемнәрне һәм киләчәк фикерләргә файдалы элемтәләрне табу өчен уникаль мөмкинлек.
Форумның оештыручылары һәм гамәлгә куючылары булып Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасының Хакимияте тора.Чараның операторлары: Татарстан Республикасының «Сәләт» иҗтимагый яшьләр оешмасы; Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «ИТ-парк»; Oxademy бизнес-мәктәбе.
Гаризаларны kazanoicstartups.org сайтында калдыра аласыз. Без сезне көтеп калабыз!