Сәләтнең иң иҗади Форумында катнаш! кире кайтырга

Прими участие в самой творческой смене Форума Сәләт!

 21-нче июннән 8-нче августка кадәр Биләр музей-тыюлыгында VII Халыкара яшьләр уку-укыту Cәләт форумы узачак.

  Cәләт Форумының идеясе үстерү, мохит булдыруга барып тоташа, ул үзендә интеллектуаль, иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерә. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту, ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә, идеяләр уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатлар үсеше, актуаль җәмәгать, фәнни-технологик трендлар белән танышу мәйданы.

1-нче майга кадәр Форумның икенче сменасы ARTS BILER FORUMга гаризалар бирү кампаниясе үз эшчәнлеген алып бара.

ARTS BILER FORUM ул –  катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан тәкъдимнәр алу, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программасында күрсәтә алу, башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре белән, шулай ук, сайлап алынган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите.

Форумныңтөп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу, гамәлгә ашыру платформасын булдыру санала. 

Форумның катнашучылары – 12 яшьтән 22 яшькә кадәр булган сәләтле балалар һәм яшьләр.

Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә.