Татар КВН Лигасының финал уены ← кире кайтырга

12-нче май көнне, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә Татар КВН Лигасының финал уены узачак. Барлык юмор сөюче яшьләрне әлеге күңелле чарага чакырып калабыз! «Кубок чемпионы» исеме өчен көрәшү – уен-муен эш түгел, шуңа да тамашачыларны кызыклы программа көтеп кала. Командалар сәламләү, разминка, stand up һәм йолдыз белән музыкаль өй эше кебек турларда көч сынашачак.
Татар КВН Лигасының финалистларын сезгә дә тәкъдим итәбез: «Биш Бармак», Мамадыш; «Əкәмәт», КГАУ; «Татар team», ИФМК КФУ; «Марат», Яр Чаллы, НГПУ.
Командаларның чыгышларын түбәндәге жюри әгъзалары хөкем итәчәк: Татар КВН Лигасының директоры Рамил Агдеев, Татар лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова, татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Сафиуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм «КВН РТ» директоры Илдар Фәттахов.
Финал уенына билетларны «Ак Барс» яшьләр үзәгенең кассаларында Лиганың администраторы Илүзә Салимовадан (тел.: 8 (919) 637-36-51) алып була.
Очрашу урыны: «Ак Барс» яшьләр үзәге
Башлана: 18:00, 12-нче май