Беренче татар телле 3d музей гиды уйлап табабыз кире кайтырга

Разрабатываем первый татароязычный 3d музейный гид

Сәләт берләшмәсенең «Sanak-lab» лабораториясе Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгын 3d-музей итү һәм аның белән таныштыручы татар телле робот-гид ясау белән мәшгуль. Әлеге мавыктыргыч эш сәләтле мәктәп балалары, студентлар катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты галимнәре җитәкчелегендә башкарыла. Яшь программистларның төп максаты – татарча экскурсияләр үткәрә алучы татар телле робот ярдәмендә бүгенге Биләр музеен замана белән бергә атлаучы музей итү. Автоматлаштырылган гид музей һәм аның экспонатлары хакында сөйләп, сорауларга җаваплар да бирәчәк. Музейга килүчеләр виртуаль чынбарлык технологияләре ярдәмендә экспонатлар белән тагын да тулырак, чынбарлыкка якынрак итеп таныша алачак. 

Кешеләрне өйрәткән кебек үк, 3d-гидны, татарча әйбәт аңласын һәм сөйләшсен өчен, төрле-төрле сорау-җавап формаларына өйрәтергә кирәк. Шул максаттан чыгып, музейга килүче туристларга кызыклы булган сорауларны өйрәнү-туплау өчен, махсус гугл-форма булдырылды. Биредә һәр кызыксынган кеше, Биләр музеена кергәндә гидка бирергә теләгән сорауларын язып калдыра ала. 

Дустым, проектка кушыл – «Sanak-lab» лабораториясенең дәресләренә йөр! Монда һәркем күңеленә ятышлы, перспективалы юнәлешне таба алачак: «Системалы администрацияләү», «Java эшләнмәләре», «Олимпиадалы программалаштыру», «3d-модельләштерү», «Компьютер уеннары ясау». Биләр музеенда гид булып эшләрлек беренче татар роботын да үзебез булдырыйк!